Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй хәрбие янгыннан зыян күрүче гаиләгә акча күчерде
“Камаз” позывноен йөртүче Байрак авылы егете махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итә.
Ул – газетабызның тугры укучысы, күп еллар “Зәй офыклары”н редакциядән килеп алып, без аның белән дусларга әйләндек. Россиянең мактаулы доноры исемен йөртә. Егерме елдан артык кан бирүче якташыбыз бу җаваплы юлга армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң баса. Ул гомерендә 150 тапкыр кан тапшырган.
Олы йөрәкле якташыбыз Аксар авылында янгыннан зыян күргән Гыйниятовлар гаиләсенә дә авыр вакытта ярдәм кулын сузды. Ул әлеге гаиләгә 10 мең сум акча күчерде.
-Флюрә - үзебезнең күрше Карман авылы кызы. Үземнән аз булса да ярдәм итәсем килә авыр хәлдә калган гаиләгә, - ди “Камаз”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев