Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете балалар бакчасына очрашуга килде
Зәйнең “Күкчәчәк” балалар бакчасында махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете белән очрашу узды.
Бүгенге көндә әлеге хәрби туган ягына ялга кайтты. Ул кыска вакытлы ялда булуына карамастан, үзенең кадерле вакытын бүлеп, районда узучы патриотик чараларда катнаша. Шундый чара “Күкчәчәк” бакчасының урта төркемендә тәрбияләнүче балалар белән узды.
-Әлеге патриотик чара балаларда Ватанны саклаучылар турында күзаллау формалаштыру, Россия армиясе өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде, - ди тәрбияче Надежда Медведева.
Тәрбияче балаларга Россия армиясе, безнең Ватаныбыз һәм хәрби һөнәрләр турында сөйләде. Балалар солдатлар, диңгезчеләр, очучылар, хәрби техника сурәтләнгән рәсемнәрне бик кызыксынып карадылар. Ә бүлмәгә хәрби абыйлары кергәч, шатланып бар да "Ура!” дип кычкырдылар.
Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларына сокланып карап, аны мең төрле сорауга күмделәр. Алар хәрби операциянең әһәмияте, солдатларның илнең төрле почмакларыннан балалардан килгән хатларны укыгач алган хис-кичерешләре, егетләр арасындагы сугышчан рух турында белделәр. Малайлар хәрби хезмәткәрдән үзләрен армиядә хезмәт итүгә ничек әзерләргә кирәклеге турында кызыксындылар.
Соңыннан хәрби абыйларын алда торган Ватанны саклаучылар көне белән котлап, истәлеккә бүләк тапшырдылар.
Фотолар балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев