Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Сармашбаш егетләре дәүләт бүләкләренә лаек булды

Зәй районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез Ватаныбыз иминлеген саклауда намуслы һәм батырларча хезмәтләре белән аерылып торалар.

Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен районыбызның Сармашбаш авылыннан ике егет дәүләт бүләкләренә лаек булды. Әлеге егетләр узган көз өлешчә мобилизация кысаларында Ватан иминлеге сагына басты.

Алмаз Россия Президенты Указы белән Суворов медале белән бүләкләнде.

Илнур Россия Оборона министрлыгының II дәрәҗә «Хәрби батырлыгы өчен» медаленә лаек булды.

Егетләр инде ике мәртәбә туган якларында ялда булып киткәннәр. Авылда хезмәт белән чыныгып үскән егетләр авырлыклардан курыкмый. Аларның безнең янга тизрәк исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез.

Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт нигезендә хәрби хезмәт итү турында һәм төрле түләүләр, ташламалар турында тулырак: heroes-tatarstan.ru

 

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев