Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егете туган мәктәбендә укучылар белән очрашты

Данис Галеев 2020-2022 елларда махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт иткән. Ул үзен 76нчы гвардия һава-десант дивизиясенең 2нче батальонының 6нчы ротасында лаеклы хәрби итеп күрсәткән.

1 мартта Зәйдә 76нчы гвардия Псков һава-десант дивизиясе 104нче парашют-десант полкының 6нчы ротасы сугышчы-десантчыларының батырлыгының 24 еллыгын билгеләп үттеләр.

-2000 елның 29 февраленнән 1 мартына каршы төндә 76нчы гвардия һава-десант дивизиясенең 2нче батальонының 6нчы ротасы десантчылары 776нчы биеклеккә күтәрелеп, Аргун тарлавыгыннан чыккан Хаттаб һәм Басаев бандалары белән очрашалар. Тигез булмаган көрәш 18 сәгатьтән артык дәвам итә... 90 кешелек десантчылар ротасы 3 меңгә якын бандитның юлын бүлә. Бәрелештә 500гә якын бандит, 84 десантчы һәлак була. 90 солдат һәм офицерның алтысы гына исән кала. Аларның 22се Россия Герое исеменә лаек булган, 69ы Батырлык ордены белән бүләкләнгән, — ди район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев.

Данис Галеев әлеге легендар 6нчы ротада контракт буенча хезмәт иткән. Ул —Зәй егете. 6нчы мәктәптә, политехник колледжда укыган, шуннан соң үз инициативасы белән хәрби хезмәткә контракт төзеп киткән. 2020 елдан 2022 елга кадәр махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз иминлеген саклаган.

1 мартта Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында хәтер чарасы узды. Анда Данис та катнашып, башкалар белән бергә сугышчы-десантчыларга хөрмәтен күрсәтте. Чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, форпостлылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, мәктәп укучылары катнашты.


Бу көнне Данис Галеев туган 6нчы мәктәбендә булып, патриотик дәрестә булды. Данис укучыларга хәрби хезмәткә әзерлеге, армиядә нинди традицияләр булуы, хезмәт вакытында нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүе турында сөйләде. Егет хәтта яраланган. Ул укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, аларны үз илебезнең патриотлары булырга чакырды һәм егет кешегә хәрби хезмәт үтү мөһим булуын ассызыклады.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев