Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете якташларына сәлам юллады
“Молчун” позывноен йөртүче Зәй егете мобилизация буенча илебез сагына басты.
Хәрбине өйдә хатыны Ильнара Альбертовна, балалары һәм әнисе Татьяна Владимировна көтәләр. Район җитәкчелеге исеменә егет хәрби бурычын лаеклы һәм батырларча үтәгәне өчен командованиедән Рәхмәт хаты килде. Рәхмәт хатын район башлыгы Разиф Кәримов тантаналы шартларда хәрбинең хатыны Ильнара Альбертовнага тапшырды.
“Молчун” махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан инде моңа мораль, психологик һәм физик яктан әзер була. Алгы сызыктагы егет якыннары белән бик еш сөйләшә алмый, җай чыкканда бик сирәк кенә була шалтыратулар.
“Әхлакый яктан, миңа калса, без дошманга караганда күпкә көчлерәк. Без алда барабыз. Һәм җиңү безнең якта булачак! Мин инде аңлыйм, җиңүгә чак-чак кына калып бара. Туганнарым-якыннарыма, Татарстан Республикасына, бигрәк тә Зәй шәһәренә, яраткан хатыным Ильнара Альбертовнага, әнием Татьяна Владимировнага һәм мине белгән һәркемгә сәлам юллыйм”,- ди хәрби.
Фото «Черные гусары» Телеграм каналыннан алынды.
ЧЫГАНАК: https://t.me/blackhussars/2547
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев