Махсус хәрби операциядә һәлак булган Сарсаз-Баграж егетенең әти-әнисенә дәүләт бүләге тапшырылды
Ефрейтор Николай Фроловны үзе исән чагында - 2024 елның 25 апрелендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләү турында Россия Президенты Указы чыккан.
28 августта район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, якыннарына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантанага Николай Фроловның әнисе Клара Алексеевна белән Николай Кузьмич та чакырылган иде.
-Батыр уллар үстергән әти-әниләргә рәхмәт. Сезнең иңнәргә төшкән кайгыны берни белән дә аңлатып булмый. Түземлек телибез сезгә. Батыр сугышчыларыбыз – үсеп килүче буыннарга мисал, батырлык һәм кыюлык үрнәге, - диде чыгышында Разиф Галиевич.
Николай үзе исән чагында - 2024 елның 25 апрелендә махсус хәрби операция зонасында күрсәткән каһарманлыгы һәм кыюлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләү турында Россия Президенты Указы чыккан. Кызганыч, Николай Николаевич 2 майда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Ул медальне ала алмыйча калды.
Николай Фролов Россия Президенты Указы белән шулай ук Батырлык орденына (һәлак булганнан соң) да тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев