Махсус хәрби операциядә булган егетләребез өчен исәнлекләрен телик!
31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы Яңа ел төнендә Иске Зәй чиркәвендә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең исәнлекләрен теләп келәү үткәреләчәк.
Келәү 31 декабрьдә кичке сәгать 10да башлана.
"Быел яңа ел үзенчәлекле шартларда килә. Без барыбыз да бердәм булырга кирәклеген аңлыйбыз. Ходайга гына өмет барлыгын аңлап, без кан коюны туктату, егетләребезнең барысы да өйләренә исән-сау кайтуларын теләп дога кылырга тиеш. Бу көннәрдә мәгънәсез күңел ачулар өчен урын юк. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез һәм аларның туганнары турында кайгырту мөһим. Барыгызны да Яңа ел төненә чиркәүгә чакырам, анда безнең егетләребез өчен иман итәчәкбез", - ди Крестовоздвиженский чиркәве настоятеле Николай атакай.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев