Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Махсус хәрби операция ветераннары социаль фондның тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланачак

Ведомство буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә савыктыру һәм шифаханә — курорт дәвалануы буенча хезмәтләрне демобилизацияләнгән махсус хәрби операциядә катнашучылар киләсе елдан ук ала башлаячак.

Тернәкләндерү 25 көнгә кадәр, шифаханә — курортта дәвалану 21 көнгә кадәр дәвам итәчәк. Шифаханә — курорт дәвалануын елга бер тапкыр узарга мөмкин булачак. 

Тернәкләндерү үзәкләренә җибәрелгәндә ветеранның сәламәтлеге торышы турындагы медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алыначак. Әгәр элегрәк ул тикшерү узмаган һәм инвалидлыгы булмаган булса, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм мөстәкыйль рәвештә дәвалану курсын билгеләячәкләр. Россия Герое исемен алган яки беренче төркем инвалидлыгы булган махсус хәрби операциядә катнашучылар, Социаль фондның тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга чираттан тыш юллама алу хокукына ия. 

Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны фондның барлык клиент хезмәтләрендә һәм мондый хезмәт күрсәтүче күп функцияле үзәкләрдә бирергә мөмкин булачак. 2025 елның февраленнән дәүләт хезмәтләре порталы аша да гариза бирергә мөмкин. Гариза буенча карарны белгечләр 2 эш көне эчендә кабул итәчәкләр һәм шуннан соң бер көн эчендә нәтиҗәләр турында мөрәҗәгать итүчегә хәбәр бирәчәкләр. 

Махсус хәрби операция ветераннары өчен тернәкләндерү һәм шифаханә — курорт дәвалау хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен тернәкләндерү үзәгенә кадәр бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләү каралган. Моннан тыш, махсус хәрби операция ветераны, әгәр аңа I группа инвалидлык бирелгән булса яки аның ярдәм итүчегә мохтаҗлык кичерү турындагы медицина белешмәсе булса, үзе белән озатып йөрүчене дә тернәкләндерү үзәгенә ала алачак. Озата баручы өчен дә социаль фонд түли. 

Юл чыгымнарын каплау өчен ветеранга гариза бирергә һәм юл йөрүне раслый торган документларны теркәргә кирәк. Бу теләсә нинди транспорт төре булырга мөмкин, шул исәптән поезд, самолет, су транспорты, автобус яки шәхси автомобиль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев