Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илдар Җиһаншинның якты истәлегенә
Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган кадерле киявем Илдар Җиһаншинның якты истәлегенә багышлыйм бу шигыремне.
Яшәргә иде бит әле
Илдар улым, туган җиребезне
Киң күкрәгең белән капладың.
Гомереңне корбан иттең, улым,
Ватаныңны тугры сакладың.
Сөйләргә әйләнми телләрем,
Мөлдерәп тула күңел.
Юк, ышанмыйм, бу кабердә
Ул безнең Илдар түгел...
Әти-әнисен, Ләйсәнен ташлап,
Ул анда нишләп ятсын...
Илен сакларга китте ул,
Тизрәк әйләнеп кайтсын!
Илдар улым, кошлар кунган
Кабереңнең ташына.
Каһәр суккан сугыш кына
Җитте синең башыңа.
Ни җаның белән калдырдың,
Ләйсәнеңнең берүзен.
Ишетмәдеңме, китмә дип,
Ялварган соңгы сүзен...
Аңа бары син кирәк,
Ул нишләр синнән башка?
Әй, улкаем, кайталмассың шул
Орсак та башны ташка.
Бик борчыла әти-әниең,
Туганнарың кайгыда.
Кешеләр түзәрлекме соң
Көтмәгән бу кайгыга.
Бишенче декабрь көне
Бәгырьләргә уелыр.
Белмим, кайчаннарга кадәр
Әле кан-яшь коелыр...
Киттең, улым, ялварсак та
Кайтмассың шул кирегә.
Кабереңә килеп йөрербез
Теләп сине күрергә.
Туган көнең – юбилеең җитә иде,
25ең тиздән.
Илдар улым, балакаем,
Ник китеп бардың бездән...
Зәебез өсләрендә кара болыт,
Бар дөньясы тоташ томанда.
Әкрен генә тормыш дәвам итә,
Минем улым гына юк анда.
Ник ашыгып киттең, улым,
Зәебезне зар елатып.
Яшәргә дә иде бит әле
Яраттырып, яратып.
Күрергә иде бит әле,
Тормышның яктылыгын.
Кочарга иде бит әле
Дөньяның матурлыгын.
Югалтканнар гына аңлый
Кайгылар ачылыгын.
Бизмәннәрдә үлчәп булмый
Хәсрәтләр авырлыгын.
Илдар, улым, матур хатирәләреңне
Без сакларбыз йөрәк түрендә
Хуш, бәхил бул, тыныч йокла,
Урының булсын җәннәт түрендә.
Раушания Кәлимуллина.
Махсус хәрби операциядә катнашып, илебезнең якты киләчәге хакына үзенең гомерен биргән Зәй егете Илдар Җиһаншин күңелләребезгә мәңгелеккә герой булып кереп калыр. Күңеле кушуы буенча ул тормышта катлаулы һәм бик тә кирәкле Ватан сакчысы юлын сайлады. Ул чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте. Яу кырында күрсәткән батырлыгы өчен Илдар Ринат улы дүртенче дәрәҗә Георгий кресты, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев