Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Махсус операциядә һәлак булган Зәй егетен соңгы юлга озаталар

Бүген Зәйдә 34 яшьлек Михаил Музыченконы соңгы юлга озаталар. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булды.

Мобилизацияләнгән егетнең үлеме турындагы хәбәр Зәй халкын тетрәндерде, егет биредә туган һәм үскән.

Зәй политехник көллиятен тәмамлаган, «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында эшләгән Михаил 19 сентябрьдә хәрби җыенга алынган, шуннан мобилизация буенча калган.

Михаил Музыченконың гәүдәсен Яңа шәһәрдә ул яшәгән йорт каршына алып килделәр. Хәзерге вакытта Яңа шәһәр чиркәвендә җеназа уку бара. Аннан соң «Энергетик» Мәдәняит сараенда хушлашу мәрасиме узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев