Махсус ярышларда төрле хәлләргә әзерлек чарлана
Бүген Зәйнең ГРЭС предприятиесендә янгын куркынычсызлыгы буенча әзерлекне тикшерү максатында ел саен уздырылучы бәйге үтте. Анда станциянең 9 цехыннан 6шар кешедән торган командалар катнашты. Быелгы ярышлар янгын буенча гадәттән тыш хәлләргә әзерләнү өчен заманча яңартылган мәйданчыкта узуы белән дә үзенчәлекле.
Төзекләндерелгән полигонны ачу, ярышларга старт бирү тантанасында бу хакта ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров һәм “Татэнерго” АҖнең техник күзәтү идарәсе җитәкчесе Андрей Калачев та билгеләп үттеләр.
- Без традицион төстә янгын буенча гадәттән тыш хәлләргә хезмәткәрләрнең әзер булуын тикшерү, аларның эш күнекмәләрен арттыру максатында цехлар командалары арасында ярышлар уздырып киләбез. Быел исә ул яңартылган полигонны тәкъдим итү тантанасы белән башланып китте. Әлеге полигон инде шактый тузган, ул заманча ярышлар үткәрү таләпләренә бик туры килми дә башлаган иде. Без янгын хезмәте белгечләре, мондый полигоннары булган оешмалар белән киңәшләшеп, заманча мәйданчык булдырдык. Әлбәттә, реаль шартларга якын китерелгән полигонда куркынычсызлык буенча өйрәнүләр узу да, ярышлар үткәрү дә югары дәрәҗәдә булачак. Монда без хезмәткәрләрнең янгын чыкканда тиз арада сүндерү гамәлләрен кылуларын да, үз-үзләре өчен мөһим булган куркынычсызлык таләпләрен үтәүләрен дә, зыян күрүчегә ярдәм итә алуларын да бәялибез. Киләсе елда безнең заманча полигонда компания күләмендә уздырылачак ярышларны да үткәрү планы бар, - диде Дмитрий Валерьевич.
Андрей Калачев, аның сүзләрен куәтләп грэслыларның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге һәрчак югары дәрәҗәдә дип бәяләде, моның өчен тиешле шартлар тудырылуның мөһим булуын ассызыклады.
Ә ярышлар исә кайдадыр чыккан янгын турында тиз арада хәбәр итүдән башланды. Һәм хезмәткәрнең янгын чыганагын сүндерү өчен тиешле гамәлләр кылуы бәяләнде. Шулай ук янгын сүндергәнче махсус киемнәрне дөрес кияү, тиз яна торган һәм электр двигателенә капкан утны сүндерү алымнары да барланды. Зур булмаган тишектән су тутыру осталыгын да күзәтергә мөмкин булды. Һәр этапта дөрес гамәл кылуны янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре карап торды. Ә соңыннан командалар шартлы рәвештә янгында зыян күргән кешегә (манекенга) беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Аларның эшенә район үзәк дәваханәсе белгече бәя бирде.
Ярышларда берничә ел рәттән катнашып килүче хезмәткәрләр белән беррәттән, әле беренче тапкыр гына үзләрен сынаучылар да бар. Мәсәлән, Айрат Хатыйпов тәүге мәртәбә әлеге ярышларда катнаша.
“Шәхсән үзем ярышларга бик җитди әзерләндем. ГРЭСның 1нче казан-турбина цехы слесаре булып эшли башлавыма әле өч ел гына. Шулай да ярышларда сыналырга теләп алындым. Бу - тәҗрибә туплау да, теоретик һәм практик гамәлләрне ныгыту да”, - ди Айрат.
Гомумән, ГРЭСта һәр хезмәткәрнең төрле яклап нәтиҗәле булуы өчен шартлар тудырыла, бары тик актив булырга гына кирәк.
Ә ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, I урында - 2нче казан-турбина цехы , II урында – электр цехы, III урында – 1нче казан-турбина цехы командалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев