Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәхдүм Зиннәтуллинга – 85 яшь

Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре 24 ел дәвамында Зәй райпосын җитәкләгән.

Зәй районы тормышлары тулы бер чорны гәүдәләндергән хезмәт ветераннары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Бу көннәрдә без шундый мөхтәрәм затларның берсе Мәхдүм Зиннәтуллинны 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Аның исеме һәм язмышы Зәй районының кулланучылар кооперациясе тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

Мәхдүм Зиннәтулла улы 1940 елның 27 октябрендә Актаныш районының Куян авылында гади колхозчылар гаиләсендә туа. Аның Бөек Ватан  сугышы чорына туры килгән балачагы бик күп яшьтәшләренеке кебек авырлыкта үтә.  

“Әтине мин бөтенләй хәтерләмим, чөнки ул  фронтка киткәндә миңа бары  сигез ай булган. Һәм яу кырында ятып калган.  Әни ике бала белән тол калып тормыш дилбегәсен тарткан. Сабый килеш хәтеремдә, ул  көне-төне колхоз эшендә булды, без аны өйдә бик сирәк күрә идек.  Ачлык үзәккә үтте ул елларда. Әни без шешенеп беткән балаларын,  баржага утырып килгән кешеләрдән сатып алган кара ипи кыерчыгы  белән үлемнән алып калган”, - дип искә ала ул.

Мәхдүм Зиннәтуллинның балачактан күңелендә зур төен булып калган ул хатирәләре үзе аягына нык баскач та, гади тормыш кыйммәтләрен кадерләүгә, кешеләрне кайгыртуга нигез булып ята.

Хәрби һөнәрне сайлаган абыйсы кебек үк ул да хәрби  хезмәт турында хыялланып,  танк училищесына укырга керергә тели, ләкин язмыш башкача хәл итә. Туган авылында җидееллык мәктәпне һәм Актанышта урта мәктәпне тәмамлагач, ул төзелеш институтында читтән торып укый башлый, тик туган нигездә әнисенә булышу кирәклеге, яңа йорт тергезү ихтыяҗы егеткә бу юнәлешне дә ташлау таләбе куя. Әмма аңа язмыш башка һөнәр юнәлешен әзерләп куйган була. Ул Казан кооператив техникумында белем алып, шушы өлкәдә һөнәр  остасына әверелә.

Аның хезмәт биографиясе Актанышның кулланучылар җәмгыятендә башлана, аның карамагындагы оешма  30 авыл кибетенә хезмәт күрсәтә.

“Авыр вакытлар иде: юлсызлык, техника булмау шактый үзен сиздерде. Товарларны ат белән алып кайта идек.  Ассортимент ул чорда бик гади булды, әмма тормыш өчен кирәкле әйберләр: галошлар, телогрейкалар, резина итекләр, авыл кешеләре өчен кирәкле  киемнәр иде. Соңрак, 1960 нчы елларда, ашамлыклар да кайтартыла башлады, халыкны икмәк, ярмалар белән тәэмин итә башладык”, - дип сөйли ветеран.

Мәхдүм Зиннәтуллинның  хезмәт сөючәнлеге һәм оештыру сәләте бик тиз игътибарга алына. Озакламый аңа райпо рәисе урынбасары булырга тәкъдим итәләр, ә биш елдан соң ул Зәй райпотребсоюзын җитәкли, бу вазифада ул 24 ел эшли.

Яңа районга килгәч тә ул беренче эш итеп  бөтен кибетләрне йөреп чыга.  Күп кенә сәүдә нокталары, бигрәк тә авылларда, ашыгыч рәвештә яңартуны таләп итә торган була.

“Мин һәр авылда кибетләрдә сатучылар өчен яхшы шартлар тудыру бурычын куйдым", – дип искә ала Мәхдүм Зиннәтулла улы.

Һәм бу максатка ирешә дә. Аның җитәкчелеге вакытында авылларда һәм Иске Зәйдә 70кә якын кибет исәпләнә, шуларның  50гә якынында яңа  сәүдә ноктасы төзелә һәм яңартыла.

Ә аннары тамырдан үзгәртеп коруны таләп иткән 90 нчы еллар башлана. Зур  хуҗалыкны кулда тотып калу өчен ныклы  ихтыяр көче һәм стратегик фикерләү кирәк була. Ә Мәхдүм Зиннәтулла улында исә бу сыйфатлар инде тәрбияләнгән.

Аның өчен кооперация социаль миссия дә булып тора. Ул ерак авыллар өчен кибетләрнең мөһимлеген яхшы аңлый һәм ничек тә аларны саклап калырга тырыша. Чөнки өлкән яшьтәге авыл кешесе өчен кибет ул сатып алу урыны булуы өстенә, аралашу урыны да булып тора. Нәтиҗәдә Мәхдүм Зиннәтуллин җитәкчелегендә Зәй районы кулланучылар җәмгыяте куәтле, күп тармаклы предприятиегә әверелә, республикада иң яхшылар исемлегенә керә. Хуҗалыкны нәтиҗәле алып барган өчен Зәй районы кулланучылар җәмгыяте Россия Федерациясе масштабында да берничә тапкыр призлы урыннар яулый.

1986 елда энергетиклар һәм машина төзүчеләр үтенече буенча кулланучылар җәмгыятенең үз казылык цехы ачыла. Цех көн саен 20 төрле колбаса чыгара. Шулай ук  йон, тире, бәрәңге җыю кебек башка эшләр дә туктап тормый. Кыскасы, көнне төнгә ялгап эшләгән чаклары аз булмый Мәүдүм Зиннәтуллинның.

Шулай да ул спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Әле бүген 85 яшьтә булуына карамастан ул даими төстә гимнастика ясый, йөгерә.

Ә аның янәшәсендә  бу еллар дәвамында тугры тормыш юлдашы, рухи илһам чыганагы, тормыш иптәше Инсия Җиһангир кызы булуы да төрле авырлыкларга бирештерми аны. Зиннәтуллинар  1972 елдан бирле эштә дә, өйдә дә  бергә булалар. Инсия ханым да озак еллар райпода бүлек башлыгы булып хезмәт куя.

Күркәм пар бүген дә районыбыз күрке булып яши. Ирле-хатынлы Зиннәтуллинар укымышлы, мәдәниятле, интеллигент гаилә буларак аерылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев