Матурлыкны ярата
Рәфинә Мостафина тырышлыгы, уңганлыгы белән таң калдыра.
Чәчәк яратмаган хатын-кыз сирәктер ул. Йорт эчендә генә түгел, бигрәк тә ишегалларын, йорт тирәләрен гөл-чәчәкләргә күмүчеләр күп районыбызда. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр бу эшне аеруча яратып башкара. Үз кулларың белән матур бакча булдыру өчен түземлек һәм фантазия кирәк. Югары Шепкә авылында яшәүче Рәфинә Мостафинаның матурлык дөньясын без дә күреп кайттык.
Матурлык яратучы ханымның йорт каршыннан ук аллы-гөлле чәчәкләр каршы ала. Үзе ясаган композицияләр аеруча игътибарны җәлеп итә. Ишегалдында исә җәй әйләнәсе шау чәчәктә утырган петуния, яраннар, сальвияләре үсә. Рәфинә Мостафина яран гөлләрен аеруча яратып үстерә. Без, гадәттә, яранның кызыл төстә булуына гына ияләнсәк, биредә аның берничә төрен күрергә мөмкин. Алар турында хуҗабикә озаклап сөйли ала.
— Яраннарым җәй буе менә шулай шау чәчәктә утырса, кышын аларның урыны тәрәзә төбендә. Көзен барлаган идем, миндә яран гөлнең 30га якын төре бар. Һәрберсен саклап бетереп тә булмый бит. Ә петунияләр шау чәчәктә утырсын өчен курыкмыйча ботакларын кисәргә кирәк. Менә хәзер шул эшне эшләр вакыт җитте. Кискәннән соң, тагын куерак булып, купшырак булып чәчәккә күмеләләр. Көзге салкыннарга кадәр шау чәчәктә утыралар, — дип петуния тәрбияләү серләре белән бүлеште Рәфинә ханым.
Биш ел элек Мостафиннар йортында гранат агачы да барлыкка килгән. Менә ике ел инде ул үзенең җимешләре белән куандыра.
Тырыш хуҗабикәнең ишегалдын гөл-чәчәкләр ямьләндерсә, йортында һәрвакыт тәмле пешкән ризык булыр. Чәкчәк, урама, гөбәдия кебек милли ашларны ул аеруча яратып пешерә. Без дә остабикәнең чәкчәк баллау вакытына туры килдек.
— Хәзер никах, туйлар вакыты, шуңа күрә сораучылар да күп. Үзебезнең яклардан гына түгел, Мәскәү шәһәренә кадәр минем чәкчәкләрне алып китәләр, — ди Рәфинә ханым.
Кышкы кичләрдә кул эше тотып вакыт уздырса, яз җитүне дә аерым бер түземсезлек белән көтә ул. Чөнки тузганак чәчәк ата. Аннан күпләп тәмле дә, файдалы да бал әзерли.
Йортларының һәр бүлмәсе саен алмаз мозаикасы белән чигелгән картиналар. Бакча мәшәкатьләреннән бушаган арада бу эшне дә яратып башкара Рәфинә апа. Әле болар гына түгел, ул хатын-кызлар өчен түбәтәйләр тегү белән дә шөгыльләнә. Энҗе-мәрҗәнле, милли бизәкле, төрле төстәге баш киемнәренә хәзерге көндә ихтыяҗ барлыгын яшерми оста.
— Бәйрәмгә дә, бүләккә дә бик яратып алалар. Ике сәгатьтә бер түбәтәй ясап куям, көне буена 5-6ны әзерләгән чакларым да булды. Кул эшләрен кышкы озын кичләрдә тотарга тырышам. Әз генә мавыгып утырсам да, күңелемә тынычлык һәм рәхәтлек бирә, — ди һәр нәрсәдән матурлык күрүче ханым.
Һөнәре буенча ул — пешекче. 20 елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган. Әле тагын сыер-үгезләр, сарыклар асрарга, күпләп үрдәк-чебешләр үстерергә дә вакыты кала хуҗабикәнең. Бу эшләр, әлбәттә, ярдәмчеләрсез бармый. Матурлык тудыруда тормыш иптәше, балалары, оныкларының да ярдәме бик зур. Менә шундый бар яктан уңган, алтын куллы кешеләр яши безнең җирлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев