«Матур ишегалды» бәйгесе
Татарстан иҗтимагый палатасы һәм “Татар-информ” берлектә иң матур, тәртипле, күркәм бизәлгән ишегалдын ачыклау өчен «А у нас во дворе...» дип исемләнгән бәйге үткәрә.
Әлеге бәйгедә зәйлеләрнең дә катнашу мөмкинлеге бар. Анда күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә, шәхси йортларда яшәүчеләр дә катнаша ала. Моның өчен 17-21 гыйнварда үз ишегалдыңны төшергән фото һәм видеоны кыскача комментарий белән info@tatar-inform.ru электрон почтасына юлларга кирәк. “На конкурс” дигән тамга куярга да онытмагыз. Шулай ук ВКонтакте социаль челтәрендә үз битегездә фото һәм видеоларны #аунасводвореТИ хэштеге белән урнаштырырга мөмкин.
Ә инде 23-29 гыйнварда иң яхшы бизәлгән, күркәм ишегаллары өчен “Татар-информ” сайтында һәм Telegram-каналында тавыш бирү узачак. Җиңүчеләрнең исеме 31 гыйнварда билгеле була. Иң зур балл җыйган өчен катнашучы акчалата премия белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев