Матур әдәбият аша тәрбия
Раушания Забурдаева шәһәрнең 2нче мәктәбендә 30 ел укучыларга белем һәм тәрбия бирә.
Раушания Рифовна педагогик эшчәнлеген Сәвәләй мәктәбендә математика укытучысы буларак башлый. 1993 елдан Зәйнең 2нче мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә. Ул — милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Раушания Рифовна — «яңа гасыр балалары» белән эшләүче, бүгенге катлаулы тормышта аларга үз юлларын табарга, иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле, белемле, намуслы, рухи яктан нык, тәрбияле, милләтен һәм мәдәниятен яратырдай шәхес тәрбияләргә теләгән гади бер укытучы. Намуслы булуы, үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә карата таләпчәнлеге, хезмәттәшләренә һәм укучыларына һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуы белән аерылып тора. Раушания Рифовна матур әдәбият аша укучыларда кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүгә омтыла. Туган җиребезнең матурлыгын күрә белергә, аны яратырга һәм сакларга кирәклеген төшендерә. Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәрен яшь буынга җиткерү максатында кичә-бәйрәмнәр оештыра, театр түгәрәген җитәкли. Аның укучылары фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиада һәм бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев