Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Математиканы яхшы үзләштерүче Зәй укучылары - фән олимпиадасы җиңүчеләре

16-18 гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык“ олимпиадалар үзәгендә VII-XI сыйныф укучылары арасында математикадан фән олимпиадасы үтте. Анда безнең район укучылары да уңышлары белән сөендерде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 4нче мәктәбе VI сыйныф укучысы Артём Тимофеев тугызынчы сыйныф укучылары арасында уздырылган фән бәйгесендә җиңүче булды. Аның укытучылары - кече академия педагогы Лилия Шәяхмәтова һәм 4нче мәктәп укытучысы Венера Калистратова. Артем һәр елдагыча быел да өлкән сыйныфлар олимпиадасында катнашып җиңү яулавы белән шаккаттыра. Ә призерлар булып Екатерина Трофимова (6нчы мәктәп, X сыйныф, укытучысы Алсу Деева), Виктория Дусманова (татар гимназиясе VIII сыйныф, укытучысы Виктория Малахова) танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев