Математика серләре остасы
Физика, математика фәннәре төгәллек, зур тырышлык, даими шөгыльләнүне таләп итә.
Укучыларда әлеге фәнгә кызыксыну уята алу – белем бирүче укытучының тырышлыгы, һөнәри осталыгы нәтиҗәсе.
Югары Мәлем мәктәбенең математика, физика укытучысы Фәнүзә Гайфуллина – нәкъ шундыйларның берсе.
Фәнүзә Равиловна хезмәт юлын 1985 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, туган авылы Сармашбаш мәктәбендә башлап җибәрә, балаларга физика һәм математика серләрен өйрәтә башлый. Яшь укытучыны колхозның комсомол секретаре итеп тә билгелиләр.
– Взнослар җыю, җыелышлар үткәрү, районга отчетлар җибәрү минем вазифага керә иде. Беренче елны ук атнасына 30 сәгатьтән артык дәрес бирделәр. Авылларга интернет керә башлагач, информатика фәне дә миңа өстәлде, – дип сөйли ул хезмәте турында.
Сармашбаш мәктәбе 2011 елда филиалга калгач, Югары Мәлем мәктәбенә күчерелә. Биредә 14 ел укучыларга физика, математика фәннәреннән белем бирә.
Менә 40 ел инде Фәнүзә Равиловна үзен укыту һәм тәрбия бирүнең киң ысулларын, метод һәм алымнарын камил белүче укытучы итеп таныта. Дәрестә ул кулланган заманча педагогик технологияләр баланың белем сыйфатын, кызыксынуын арттыруга, шәхес буларак камилләшүенә юнәлдерелгән. Һәр баланың талантлы ягын ачарга тырыша ул.
– Сабырлык, таләпчәнлек, җаваплылык сорый торган һөнәренең җимешләре дә байтак. Укучылары фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда даими катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Коллегалары, укучылары өчен үрнәк булган, аларның күңелен яулаган, зур тәҗрибәле укытучы ул Фәнүзә Равиловна, – ди Югары Мәлем мәктәбе директоры Гүзәлия Батькова.
Ул гаиләсендә дә үрнәк әни һәм яхшы тормыш иптәше. Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше Илдары белән бергә өч бала үстергәннәр.
Балалары да талантлы. Барысы да югары белем алган, музыка мәктәбен бетергәннәр, бүгенге көндә үз гаиләләре бар.
– Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы була алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк. Ул ярату чын йөрәктән булса гына балалар сине кабул итә. Ә балаларны берничек тә алдап яратып, яраттырып та булмый, – ди Фәнүзә Равиловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев