Маскировка челтәре үрүче хатын-кызлар: “Безгә караңгы яшел, көрән, соры төстәге тукымалар кирәк”
Шәһәрдә маскировка челтәрләрен үрү Зәй шәһәре Казан урамы, 14 йорт адресы (янгын сүндерү частенә каршы) буенча башкарыла. Шулай ук бик күп авыллар да бу эшкә кушылды.
Маскировкалау челтәрләре хәрби техниканы һәм сугышчыларга яшеренер өчен эшләнә. Алар гади челтәргә, ел фасылына карап, төрле төстәге тукымалар тасмасын үреп ясала.
Бу эш белән шөгыльләнүче хатын-кызлар материалларга кытлык кичерә.
-Бүген безгә яшел, хаки, коңгырт, көрән, соры – җир төсендәге тукымалар кирәк. Бер челтәр әзерләү өчен бик күп материал китә. Шулай ук эшче куллар да җитми. Эшнең әллә ни авырлыгы юк. Тукымаларны кисәкләргә бүлгәләргә һәм бу тасмаларны челтәргә бәйләргә генә кирәк. Килегез, өйрәтербез, - ди бу эшне оештыручылар.

Маскировка челтәре үрүче волонтерлар төркемендә төрле яшьтәге һәм төрле профессиядәге кешеләр бар. Һәрберсе мөмкинлегеннән килгәнчә тырыша.
–Мин бирегә йөрәк чакыруы буенча йөрим. Мондый вакытта читтә калып булмый, без алгы сызыкта булган ир-егетләребезгә ярдәм итү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Әйдәгез, бергәләшеп безнең егетләребезгә ярдәм итик, – ди Галина Кузьмина.
Биредә үзара җылы мөгамәлә хөкем сөрә, челтәр үргәндә сине иң якты, изге теләкләр генә биләп ала. Әле челтәр үрергә килүчеләрне кайнар чәй һәм тәм-том белән дә сыйлыйлар.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев