Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәскәүдә бүләкләнүчеләр арасында Югары Шепкә егете дә бар

23-25 августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре узды.

25 августта башкаланың иҗтимагый тормышында актив катнашучы һәм Мәскәү белән Татарстан Республикасы арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур шәхси өлеш кертүчеләр бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең якташыбыз, Югары Шепкә егете Фәнис Хуҗин да бар. Ул – “Шәфкатьлелек” җирле дини оешмасының рәисе урынбасары. Фәнис Марат улы Мәскәү мэры Сергей Собянинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  Рәхмәт хатын аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин тапшырдылар.

Чарада Фәнис Хуҗинның әтисе Марат Салихович та катнашты.

-Миңа да Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрендә катнашу бәхете елмайды. Үзебезнең республикабыз, читтә яшәүче милләттәшләрем белән горурландым, - ди Марат Хуҗин.

Фотолар Хуҗиннарның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев