Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәскәү астында сугышта җиңүгә 82 ел тулу уңаеннан Зәй көллиятендә чара узды

Студентларга Кызыл мәйдандагы парадның документаль кинохроникасы турында сөйләделәр, музей фондларыннан күргәзмә шул авыр вакытларны чагылдырды.

1941 елның 5 декабре — Совет гаскәрләренең Мәскәү астында контрһөҗүм башлау көне. Бу көннәрдә без Бөек Ватан сугышы тарихындагы истәлекле көнне — 1941 елның декабрендә Мәскәү янында немецлар армиясен җиңүне билгеләп үтәбез. Ул вакытта, моннан 82 ел элек, безнең сугышчылар СССР башкаласын саклап калдылар. 1941 елда Мәскәүгә зур куркыныч яный. 1941 елның көзендә Гитлер командованиесе Мәскәүне алу максаты белән хәлиткеч һөҗүм уздырырга була. Дошман СССР башкаласын буйсындыру совет халкының каршы торырлык ихтыяр көчен юкка чыгарыр һәм җиңүгә ирешеп булыр дип өметләнә. 1941 елның 5 декабрендә яңа көчләр белән тулыландырылган Кызыл Армия дошман көтмәгәндә контрһөҗүмгә күчә. Сан ягыннан өстен булмаса да, ул немец гас¬кәрләренең фронтын өзә һәм аларны чигенергә мәҗбүр итә.

Әлеге тарихи дата уңаеннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре политехник көллияттә интеллектуаль-танып белү программасы үткәрделәр. Студентларга Кызыл мәйдандагы парадның документаль кинохроникасы турында сөйләделәр, музей фондларыннан күргәзмә шул авыр вакытларны чагылдырды.

«Чара вакытында студентлар Мәскәү оборонасында катнашучы зәйлеләр, солдат медальоны нинди серләр саклавын, төп даталар һәм саннар, фашистларның җиңелмәячәге турындагы мифның ничек җимерелүе турында белделәр. Шулай ук хәрби темага блиц-викторина үткәрелде. Ахырдан „Берлин буйлап казаклар бара“ музыкаль клибы күрсәтелде. Чара Пушкин картасы программасы кысаларында уздырылды», -ди музей хезмәткәре Татьяна Кузнецова.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев