Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Машина төзүчеләр көненә көзге тимбилдинг

Зәйдәге “Аккурайд уилз Руссиа” заводы коллективында машина төзүчеләр көнен саф һавада, табигатьнең матур почмагында көзге слет-тимбилдинг белән билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Быел да районыбыз машина төзүчеләре әлеге традициягә тугры калды.

 Программада флешмоб, күңелле команда эстафеталары һәм заводның слесарь-ремонтчысы Алексей Тихоновтан кулинар мастер-класс та булды. Соңгысы аеруча кызыклы иде, Алексей һәм аның командасы бик тәмле ризык әзерләделәр.  


"Слетта катнашучылар мавыктыргыч ярышларда үзләренең җитезлекләрен һәм команда рухын күрсәттеләр һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.  Әлеге чара – үз хезмәттәшләреңне формаль булмаган шартларда яхшырак белү һәм табигатьтә вакытны яхшы уздыру өчен менә дигән мөмкинлек”, – дип уртаклашты персоналны сайлау һәм үстерү буенча әйдәп баручы белгеч Наталья Федина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев