Мәрхәмәтле гамәлләр күңелгә җиңеллек бирә
Зәй районы Карамалы аучылык хуҗалыгы сәламәтлеге буенча авырлыклар кичерүче балалар өчен инде дистә елдан артык традицион төстә август аенда табигать кочагында бәйрәм оештыра. Район социаль яклау бүлеге белән берлектә үткәрелүче чара соңгы елларда «Игелек көне» дип атала.
Чыннан да әлеге бәйрәм иркен табигать кочагында, саф һавада уйнарга зарыккан балалар өчен үзенчәлекле, көтеп алган игелек көне.
— Безнең бу чараны үткәргәнне физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр көтеп алалар. Август ае башлануга сорашып, кызыксынып торалар. Әлеге чара үткәреләсе көнгә төрле планнар корудан чикләнәләр. Елдан-ел бирегә килергә теләүчеләр саны арта бара. Менә бүген дә без 38 бала, 21 әти-әнине алып килдек. Күреп торасыз, аларның һәрберсенең йөзендә елмаю. Ә яхшы эмоция һәрвакыт сәламәтлек өчен файдалы, — ди «Радость» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлегеннән Ирина Грузинцева.
Гомумән, районда бүгенге көндә 180гә якын физик мөмкинлеге чикләнгән 18 яшькәчә булган бала исәпләнә. Алар өчен һәртөрле күңел ачу чаралары әнә шулай көтеп алынучы бәйрәм булып тора.
Карамалы аучылык хуҗалыгы җитәкчесе Риф Әхмәтҗанов исә үз территориясендәге мөмкинлекләрдән файдаланып балаларны куандырырга бик шат булуын әйтә.
— Район социаль яклау бүлеге инициативасын без күтәреп алдык һәм ел саен ярдәмче егетләр белән балаларның күңелләре күтәрелсен өчен чара оештырабыз. Биредә алар күлдә каекта йөриләр, махсус кече ачык автобуста урман территориясен әйләнеп кайталар, катамараннарда йөриләр. Аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен һәр урында егетләр зур җаваплылык белән эшли, — ди Риф Әхмәтҗанов.
Быел да иң башта балалар социаль яклау үзәге аниматорлары оештырган күңел ачу чарасында бергәләп уйнадылар, эстафета ярышларында сыналдылар, төрле хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Ә соңыннан урман белән танышу, төрле җәнлекләрнең тиреләреннән эшләнгән экспонатлар янәшәсендә фотога төшүләр оештырылды. Иң соңыннан балаларның һәрберсе аучылык хуҗалыгыннан йомшак уенчык, тәмле күчтәнәчләр дә алды.
Урман территориясендә ял итүче балаларның берсе 12 яшьлек Федор Шишов иде. Әлеге егет чарада дәртле җыр башкарып үз вокал осталыгын да күрсәтте. Аның белән якыннанрак танышкач без Федорның сәләтле, актив бала булуын белдек.
Федор телевизордан «Голос дети» тапшыруын бик яратып карый икән. Ул әлеге тапшыру җиңүчесе булган Данил Плужников белән бик очрашырга теләгән. Аңа бу теләген тормышка ашырырга «Добрая Казань» хәйрия фонды ярдәм иткән.
— Мин Мәскәүдә булдым, җырчы белән очрашканнан соң вокал буенча үземне сынап карау теләге туды, — дип сөйли Федор.
Алар әнисе Юлия Хәбибуллина белән төрле иҗат юнәлешләрендә сыналып карарга булганнар.
— Улымның игелекле гамәлләргә тартылырга теләве дә бик куандыра мине. Ул хәзер матур итеп җырларга өйрәнеп үзе кебек яман шеш авыруы кичерүче балаларның күңелен күтәрү, авырлыкларны җиңәргә өндәп төрле дәваханәләрдә чыгышлар ясап йөрергә тели. Моның өчен без шәһәрдәге балалар иҗат үзәгенә дә вокал педагогына йөрдек, 3нче мәктәптә дә түгәрәккә язылдык. Гомумән, улымның җырларга теләге зур. Моңа өстәп, ул үз кузаллаулары буенча игелекле, мәрхәмәтле гамәлләр турында әкиятләр дә иҗат итә. Мин аның сөйләүләре буенча әкиятләрне язып бардым. Ә соңыннан аерым җыентык итеп туплап аларны бер китап итеп «Добрая Казань» фонды ярдәме белән 500 данә итеп бастырдык, ул китаплар яман шеш авырулы балаларга таратылды, — ди Федорның әнисе.
Әниле уллы Юлия һәм Федор физик мөмкинлеге чикле балалар өчен социаль яклау үзәгендә тудырылучы мөмкинлекләргә дә, менә шундый күркәм чаралар оештыручы мәрхәмәтле затларга да бик рәхмәтлеләр.
«Җирдә мәрхәмәтлелек яшәгәндә, авырлыкларны җиңәргә, кичерергә күпкә җиңелрәк», — ди Юлия Хәбибуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев