Марсель Рәхмәтов юбилеен билгеләп үтә
Бүген Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Марсель Рәхмәтовка 50 яшь тулды.
Районыбызның Сармашбаш авылы егете Марсель Рәхмәтов мәктәп яшеннән үк авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге белән кызыксынып, колхоз кырларында үз көчен куеп, чыныгып үскән малай. Әти-әнисе Хәйдәр абый белән Кадрия апа — хезмәт юлларын укытучылыкка багышлаган мөхтәрәм затлар. Ә олы уллары Марсель бүген район авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы белгеч.
Марсель Хәйдәр улы авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Чаллыда Кама политехник институтында инженер-механик белгечлеге ала. Ә бер ел армия хезмәтендә булганнан соң, туган төбәгенә кайтып төпләнеп, хезмәт юлын башлый. Яшь белгеч Пәнәче авыл җирлегенә караган «Ярыш» авыл хуҗалыгы комплексында инженер вазифасын башкаруга керешә.
Ел артыннан ел үтеп, инженер, баш инженер, район авыл хуҗалыгы идарәсендә хезмәтне саклау буенча белгеч, идарәнең җитештерү бүлеге инженеры, ә хәзер инде әлеге бүлек башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән алыштыргысыз хезмәткәр, җитәкче ул.
— Марсель Хәйдәрович — үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкаручы, авыл хуҗалыгы тармагын яхшы белүче, кешеләр белән эшләргә сәләтле хезмәттәш. Аның белән бер тандемда эшләү җиңел. Идарәдә дә, механизаторлар да хөрмәт итәләр аны, абруйлы кеше, — ди аның турында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Гаиләсендә дә күз тимәсен дип карарлык Рәхмәтовларның. Тормыш иптәше Гөлүсә белән ике ул үстерәләр.
Марсель Рәхмәтовның хезмәте югары бәяләнә. Ул күпсанлы Мактау грамоталарына ия, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтләрен алды.
Алга таба да аңа җаваплы хезмәтендә уңышлар, югары үрләр яулавын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев