Райондагы эшчәнлек белән танышу “Федот” комплексында урнашкан ат спортына зур игътибар бирүче эшмәкәр Алексей Горшков хуҗалыгын караудан башланды. Биредә зур гына мәйданлы яңа ат абзары комплексы төзелеп килә. Ул заманча эшләнеше белән республикада бердәнбер шундый үзәк булыр мөгаен. Хуҗалыкта 40лап ат асрала. Алар арасында конкур спортына йөз тотучы атлар да бар. Алар соңгы елларда Зәй районы Сабантуйларында үз чыгышлары белән тамашачыларны таң калдыра. Алексей Николаевич алга таба хуҗалыгын һәм атлар санын тагын да арттыру планы белән яши, ул министрга һәм район җитәкчеләренә һәр төрле эшчәнлек турында тәфсилләп сөйләде.
Алга таба сәфәр район кырларына күчте. Министр район җитәкчеләре белән берлектә “Зәй” агрофирмасы басуларында үсүче шикәр чөгендере мәйданнарын карап, әлеге төр культураның күркәм үсешенә югары бәя бирде. Район кырларында татлы тамыр 9мең ярым чамасы гектарда игелгән. Белгечләр билгеләвенчә быел аның уңышы узган елга карый да мул булырга тора. Марат Җәббаров белән берлектә җитәкчеләр “Зәй” агрофирмасы “Кадер” җитештерү бүлегенә караган 136 гектарлы шикәр чөгендере басуындагы кырларның торышын күзәттеләр. Бер чөгендернең авырлыгы инде 578 грммны күрсәтә, шикәрлелек тә 12-13 процент белән исәпләнә. Министр зәйлеләрнең шикәр чөгендере үстерә белүен аеруча мактап телгә алды.
Шулай ук әлеге агрофирмада урып-җыю эшләре киң колачлы алып барылучы көзге бодай басуларына да тукталдылар. Куш Елга авылы янәшәсендәге 180 гектарлы “Скипетр” сортлы басуда инде комбайнчы-механизаторлар урып-суктыруны башлаган, иртәнге яңгырлар гына алар эшен бераз туктаткан. Биредәге басуда ашлык бер гектардан уртача 51 центнерны тәшкил итә. Әлеге участокта иң тырыш комбайнчы – механизаторлардан торган 4 кешелек звено эшли. Алар – Айрат Җиһаншин, Рөстәм Мөхәммәтдинов, Айнур Уразманов, Илнур Хәйруллин. Егетләр белән Марат Азатович шәхсән аралашып, һәрберсенең эш кәефләрен сораштырды, техниканың әзерлеген белеште. Министр мул башаклы кырлардан канәгать калып, яхшы уңыш үстергән игенчеләргә рәхмәт белдерде.
“Хәзер инде төп бурыч булып, үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу тора, һәркемнән җаваплы хезмәт сорала. ”, - диде ул.
Ә Иске Зәйдә урнашкан “Агрокөч-сервис” җәмгыятенең филиалы булган авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү паркыннан Марат Җәббаров аеруча зур уңай тәэсирләр алуын белдерде. Хәзерге вакытта биредә шикәр чөгендерен казу һәм төяү техникалары, йөк машиналары төзекләндерү үтә. Биниһая зур техникаларның сафка тезелеп, зур эш алдыннан старт көтүен карау гына да ни тора. Министр әлеге төзекләндерү паркын алга таба да тулы куәттә файдаланырга чакырды, чөнки зур авыл хуҗалыгы эшләре баручы территориядә үк заманча төзекләндерү урыны булуы бик мөһим булуын ассызыклады ул.
Моннан тыш министр агросәнәгать паркы эшчәнлеге белән дә танышты, биредә эшкәртелеп әзерләнүче азык-төлек продукцияләрен бәяләде, “Умырзая” ашханәсен карады. Агросәнәгать паркына җирле авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләре, эшкәртү сәнәгате осталары килгән иде. Эшмәкәр Альберт Гайнуллин тозлы сырлар, ак май җитештерү буенча эшчәнлеген күрсәтте, ул төрле дәүләт программаларыннан уңышлы файдаланып эшләүче эшмәкәр буларак билгеләнде. Ә агросәнәгать паркында яшелчә үстерүчеләрдән, ит җитештерүчеләрдән килгән чималдан әзерләнүче “хәләл” маркалы ярымфабрикатлар күрсәтелде. Биредә үк шул ризыклардан ашханәдә ризык әзерләнүе дә билгеләнде.
Марат Җәббаров һәр хуҗалыкның уңышка йөз тотып эшләвен уңай күренеш диде.
- Бүген республика күләмендә бөртекле культураларны җыю буенча җаваплы чор бара. Инде барлык мәйданнарның 11% ында ашлык урып-суктырылды. Зәй районы гадәттәгечә беренчеләрдән булып уракка старт алды һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы гектардан 50 центнердан артып китә, бу республикадагы иң яхшы күрсәткечләрдән. Без бүген район кырларын күздән кичердек, басулар чиста. Механизаторлар оптимистик рухта, техника төзек, ягулык җитәрлек. Моннан тыш зәйлеләргә шикәр чөгендере үстерү хас. Быел да район аграрийлары республикада бу төр культураны иң эре җитештерүчеләр буларак билгеле. Ел саен республикада 53-55 мең гектарда шикәр чөгендере игелсә, шуның биштән бере зәйлеләр исәбендә. Зәй районында шикәр чөгендерен массакүләм урып-җыюны якынча 10 көннән башларга исәплиләр. Бу төр культура үсүче кырларның да чиста булуы күзләрне иркәли. Гомумән, агымдагы һава торышы һәм эшне оештыру шартлары урып-җыю кампаниясен уздыруга уңайлы йогынты ясый, сезонны уңышлы тәмамлау өчен барлык кирәкле ресурслар да бар. Зәйдә нәтиҗәле хезмәткә йөз тотып эшлиләр, алга таба да темплар кимемәсен, - диде Марат Азат улы.
Соңыннан Марат Җәббаров Разиф Кәримов белән берлектә район активы белән очрашып кече киңәшмә үткәрделәр, анда районда алып барылучы эшне һәрчак югары дәрәҗәдә, оешкан төстә башкару мөһимлеге ассызыкланды. Министр авыл җирлекләре башлыкларын авыл халкының актив яшәвенә, төрле дәүләт программаларыннан файдалануга ярдәм итәргә чакырды.
- Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азатович, “Агрокөч" компаниясе генераль директоры Светлана Геннадьевна һәм профильле белгечләр белән берлектә шикәр чөгендере уңышын урып-җыю кампаниясенә әзерлек расланды. Расланган график буенча, 5 августтан барлык техника (комбайннар һәм төягечләр) ремонт эшләре тәмамланганнан соң агрофирмаларга җибәреләчәк. Кадрлар составы тулысынча тупланган. Чөгендер казу эшенә тәҗрибәле механизаторлар керешәчәк. Тулы куәттә шикәр чөгендере заводын эшләтеп җибәрү 15 августтан планлаштырыла. Министрның бүгенге эш сәфәре кысаларында делегация авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау цехында булды. Объектта Иске Зәйдән 38 белгеч хезмәт куя. Бүген Иске Зәйдәге техника төзекләндерү цехында Марат Азатович хезмәткәрләр өчен тудырылган көнкүреш шартларын югары бәяләде: ашау бүлмәләре, душ бүлмәләре, заманча гардероб бүлмәләре, бу бүгенге хезмәтне оештыру таләпләренә туры килә. Инвестор Илшат Шәех улы Фәрдиевка һәм «Агрокөч» җитәкчелегенә җитештерү инфраструктурасын үстерүгә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәбез, - дип өстәде район башлыгы Разиф Кәримов та.
Нет комментариев