Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәлемлеләр «Нәзер» спектаклен күрсәтте

Әлеге чара спектакльне сәхнәләштергән, «Балкыш» халык театры режиссеры Фикрәт Сибгатуллинның 50 яшьлек юбилеена багышлап тәкъдим ителде.

Кичә Зәй районы Югары Мәлем авылында мәдәният йорты директоры, районыбызның һәр төрле мәдәни чаралары уртасында кайнаучы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллинның юбилей кичәсенә багышлап, тамашачылар игътибарына спектакль күрсәтелде. 

Туфан Миңнуллинның "Нәзер" моңсу комедиясе авыл халкы, район җитәкчеләре тарафыннан җылы кабул ителде. Авыл мәдәният йорты каршында эшләүче "Балкыш" халык театры үзешчән артистлары тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакль һәркемдә тирән тәэсирләр калдырды. Төп рольне башкарган Фикрәт Сибгатуллин үзе, аның тормыш иптәше, мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина, Ландыш һәм Илназ Насыйровлар уеннары һәркемне гашыйк итте, алар чын тормыш вакыйгасын тасвирлап бирә алды. 

Спектакль тәмамланган соң район башлыгы Разиф Кәримов, режиссер Фикрәт Сибгатуллинга тантаналы төстә "Балкыш" халык театры эшчәнлеге өчен  200 мең сумлык сертификат тапшырды. "Мондый талант ияләре белән районыбыз горурлана, алга таба да иҗат эшчәнлегегездә уңышлар сезгә", - диде Разиф Кәримов, артистларның кулын кысып. 

Район мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Гатина да юбиярга котлау сүзләрен ирештерде.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан һәм Илнар Идиятовтан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев