Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Макулатура тапшырып бүләк от!

Россиядә макулатура җыю буенча бишенче сезон «БумБатл» акциясе старт алды.

Аны «Экосистема» хәрәкәте активистлары оештыра. Ул «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
Кирәксез дип табылган кәгазьләрне җыю акциясендә һәр россияле катнаша ала. Илдә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында анда гаиләләр белән катнашу аеруча хуплана. Анда балалар учреждениеләре, төрле хезмәт коллективларының берләшеп катнашуы да яхшы.

«БумБатл» акциясенә өлеш кертү өчен бумбатл. рф. проекты сайтында теркәлергә кирәк. Моны 23 сентябрьдән башлап 10 ноябрьгә кадәр эшләргә мөмкин. Якындагы макулатура кабул итү пунктына кәгазьләр тапшыргач, тапшыру турындагы актны скан ясап, шәхси кабинетка кертергә кирәк. 16 килограмман артык макулатура тапшырган беренче катнашучыларга театр, музей, спорт чараларына билетлар бирелә. Башка төрле коллектив белән катнашучыларга да бүләкләр каралган. Ә гаилә белән макулатура тапшыруда катнашучылар арасында җиңү яулаучылар Мәскәүгә экскурсиягә юллама ала.

https://xn--80aba5bc2bd.xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев