Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мактаулы исемгә лаек зат ул

Ак халатлы шәфкать ияләренең арабызда күп булуы куанычлы. Шәһәрдәшебез Тәлгать Мирзагитович Сөләйманов - 46 ел гомерен медицина тармагына багышлаган легендар табиблардан.

Ул күп еллар  район үзәк хастаханәсендә үтә җаваплы,  тынгысыз булган травматология бүлеген җитәкләде, тәҗрибәле,  үз эшен белгән травматологларның берсе буларак,  абруй казанды. Кайларга гына барып укымады, тәҗрибә тупламады ул. Бүлектә заманча  җиһазлар булдырып, иң алдынгы технологияләр кулланылды. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында,  бәйрәмнәрдә нинди генә травмалар белән килми иделәр аңа. Казан табиблары еш авыруларга  Зәйдә Сөләйманов дигән бик яхшы травматолог, хирург бар,  дия торган булалар.

Күпмеләрен үлемнән алып калып,  күпмеләренә икенче гомер өстәде. Һәм  боларның барысы йөрәге аша узды. Тезелеп киткән исемнәр дә аны кызыксындырмады,   үз эшен кирәгеннән артык җан биреп башкарды.   Шул рәвешле районда гына түгел,  республикада да абруе зур аның.  Лаеклы ялда да кул кушырып утырмый,  аңа әле дә киңәшкә киләләр,  дәваланалар,  шифа табалар.   

Тәлгать Сөләйманов –  табиблар династиясенә нигез салучы гаилә башлыгы да. Уллары Искәндәр һәм Дамир әти-әнисе һөнәрен сайлый. Тормыш иптәше табиб Гүзәл ханым фикердәше, яхшы тылы. 

Сөләймановлар турында "Исәнмесез" фильмының  төшерелүе бик урынлы. Әлеге фильмның Псковта «Запасные ворота» III халыкара, Шукшин кинофестивальләрендә Гран-прига лаек булуы күп нәрсә турында сөйли.  Зәй табибы турындагы тирән мәгънәгә ия татар фильмының булуы мәртәбә ул.  

Легендар табиб Тәлгать Мирзагитович  шәһәребезнең Мактаулы гражданины булырга лаек зат. 
Зәй залкы.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

9

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев