Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәптә очрашу

Зәй районы Сармашбаш мәктәбенең хәзерге матур бинасы 1975 нче елны 8 еллык мәктәп булып ачыла.

1981 нче елдан ул урта мәктәп булып эшли башлый. Анда 6 авылдан балалар йөреп укый. Ул укучылар интернатта яшиләр. Мин 1983 нче елны шушы мәктәпкә юллама белән килеп урнашуымны бәхет дип саныйм. Чөнки өлкән укытучылар яшь белгечләрне бик җылы кабул иттеләр. Беренче көннән безгә яшьләр дип, зур ышаныч күрсәтеп, эшкә рухландырдылар.

Коллективыбыз гомер буена тотрыклы һәм көчле булды. Нинди генә эшкә алынсак та, бергәләп, җиң сызганып, дәртләнеп эшләдек. Совет заманында күчмә кызыл байрак безнең мәктәптә еш булды, аннан соң да яңа уку елына әзерлек буенча һәм башка ярышларда беренче һәм алдынгы урыннар алдык, уңышлар күп булды, максатым аларны санау түгел. Без, 18 укытучы бер йодрык булып эшләдек. Шулардан бишесе «Халык мәгарифе отличнигы», берсе «Почет билгесе» ордены кавалеры, берсе «Татарстанның атазанган укытучысы», икесе «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, икесе «Россия Федерациясендә гомуми белем бирүнең мактаулы мәгариф хезмәткәре», берсе «Татарстан Республикасының физик культура алдынгысы» дигән күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр. Өч укытучы «Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы» исемендәге грант иясе, берничәсе Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең Мактау грамоталарына лаек булдылар. Шундый көчле коллективны унбер ел җитәкләвем белән горурланып та куям. Хәзер инде күбебез лаеклы ялда, ә мәктәбебез башлангыч мәктәп булып калды, ябылу алдында тора.

Без әле дә аралашып яшибез, очрашкач сөйләшеп туя алмыйбыз. Быелның сентябрендә барыбыз да мәктәпкә җыелып очрашу уздырдык. Сагынышып күрештек, күп кенә истәлекләрне сагынып искә төшердек, яшь чакка «кайтып килдек». Күпме якты хатирәләр саклый бу диварлар, күпме яратып эшләгән эшләр, яраткан укучыларыбыз! Аларның һәркайсы якын, һәрберсе йөрәк түрендә урын алган. Әти- әниләр белән берлектә уздырылган тәрбия чаралары гына да ни тора! Ничек күңелле яшәгәнбез. Эшебезнең авырлыгы ды сизелмәгән. Юкка гына: «Бердәмлектә — көч!», — димәгәннәр шул!

Хатирәләр белән уртаклаша торгач, вакытның узганын сизми калганбыз, таралышасы килмичә генә, тагын шулай җыелулар насыйп булсын дип саубуллаштык. Гомеребезне шушы мәктәпкә багышлавыбыз, алтын һәм көмеш медальгә ия булган укучылар тәрбияләп чыгаруыбыз белән горурланып яшибез. Барлык хезмәттәшләремне дә укытучылар бәйрәме белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, якыннарының ихтирамын тоеп, куанып, шатланып яшәүләрен, дөньяларның тыныч булуын, кайгы-хәсрәтсез көннәр телим.

Язмамны шушы очрашуга багышлап язган шигырем белән тәмамлыйсым килә.

Без бер йодрык

83 нең августында
Килдек шушы мәктәпкә,
Юныс абый каршы алды
Күмеп безне хөрмәткә.
Бүгенгедәй хәтеремдә
Башладым куркып кына.
Нәкъ 40 ел үткән икән
40 көн кебек кенә.
Өлкәннәрнең ышанычы
Көч бирде безгә шул чак.
Һаман сүнми, дөрли әле
Безнең яндырган учак.
Көчле булдык, һәм дус булдык,
Яратып бардык эшкә.
Алдынгылыкны бирмәдек,
Җиңдек без һәр ярышта.
Медалистлар да чыгардык,
ОГЭ, ЕГЭ нык торды.
Безнеке кебек коллектив
Башка җирдә юктыр ул.
Хәйдәр Каюмович ачтырган
75 тә бу йортны.
Ул туплаган коллектив
Мәктәбем дип ут йоты.
Ныклы тылы — терәге -
Кадрия апа — биолог.
Бакча гел үрнәк булды.
Алмалары — горурлык.
Юныс абыйның башына
Белеме ничек сыйган?!
Тарихны аңлата — үзе гел
Шунда булган сыман.
Мәрьям апа, Һидая апа
Кәдектән үк йөрделәр.
Люция дә рус телен
Яхшылап өйрәттеләр.
Арсентий абый чаңгысын
Ташламады гомергә.
Тормыш иминлеген саклауны
Сеңдерде күп күңелгә.
Кифая апа, Кадрия апа
Күпләрнең беренчесе.
Алар үрнәгендә эшли
Венера һәм Розасы.
Математика серләрен
Өйрәтте Фәридә һәм Фәнүзә.
Кирәк икән химия дә
Алар укыта белә.
Тәнзиләбез спортзалдан
Гел кайтмады диярлек.
Ярышларда алган диплом
Өйсәң бүә бүәрлек.
Туган телне укыттылар
Рәмзия һәм Риммалар.
Олимпиадаларда да
Һәрчак урын алдылар.
Агачын да, тимерен дә
Өйрәтте эшкә җигәргә.
Илдус кебек укытучы
Юктыр башка җирләрдә.
Китапханә көлеп торды
Айгөлнең үзе кебек.
Кытлык булмады китапка
Эзләп тапты йөгереп.
Физика һәм инглизе
Миңа насыйп булган ла.
Бер эштән дә курыкмадык
Бердәм, тату булганга.
Һәрберебез күпме шук баланың
Йөрәгенә таптык ачкычын.
Укытучы булу җиңел түгел,
Тик шулай да,
Горур мендек тормыш баскычын.

Разилә Камалиева, Сармашбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев