Мәктәпләрдә «Сак булыгыз, юка боз!» сыйныф сәгатьләре үтә
Язгы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына фаҗигагә китерә.
Бәхетсезлек очрагын булдырмас өчен, мәктәп укучыларына вакытында һәм дөрес мәгълүмат бирү мөһим. Шул максат Зәй районы мәктәпләрендә беренчедән алып унберенче сыйныфка кадәр “Сак булыгыз, юка боз!” дигән сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искәртелде.
Укучылар бозда куркынычсызлыкның төп шартлары белән таныштылар һәм язгы-кышкы чорда су объектларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев