Мәктәпкә әзерләнәбез
Баланы укырга әзерләү өчен гаилә чыгымы.
Балаларның җәйге ялы әкренләп ахырына якынлаша. Алда — яңа уку елы. Бүгенге көндә ата-аналар балаларына кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары хәстәрләп йөриләр. Баланы мәктәпкә әзерләү, мәктәп тормышына аяк басу вакыты яңа хис-кичерешләргә бай булудан тыш, күп кенә чыгымнар да таләп итә. Баланы яңа уку елына әзерләү күпмегә төшә соң?
Гөлназ Ходжаева:
— Безнең быел улыбыз — беренче сыйныфка, кызыбыз бишенчегә бара. Әлегә мәктәп өчен барлык канцелярия товарларын әзерләп бетермәсәк тә, форма, аяк киемнәрен алып куйдык инде. Безнең балалар татар гимназиясендә укый. Быел яңа төзекләндерелгән уку йортында формаларның төсләре һәм модельләренә килгәндә, гимназиянең үз таләпләре. Аларны махсус ательеда тектердек. Улыбыз Ринальгә чалбарны — 2100, жилетны — 1500, галстукны — 340, спорт, алмаш һәм урамда йөрергә аяк киемнәрен 4590 сумга алдык. Көндәлек 100 сум тора. Спорт костюмы 2000 сумга төште. Букчаны үзем эшли торган «Татмедиа» АҖдән бирәчәкләр. Әле өстәп канцелярия товарлары да бирелә, диделәр. Шатландык инде.
Кызыбыз Ренатага да махсус ательедан алдык киемнәрне. Итәк — 1500, жакет — 2100, галстук 340 сум тора. Алмаш аяк киемен 1700 сумга алдык. Әле блузка аласы бар. Аның да бәясе очсыз түгел. Шулай итеп, баланы мәктәпкә әзерләү шактый чыгымлы.
Рәсимә Кәлимуллина:
— Улыбыз студент инде, ә кызыбыз VI сыйныфка укырга бара. Форма күлмәкне — 1800, алъяпкычны 850 сумга алдык. Кече сыйныфларда сарафан да ала идек алмашка, хәзер үсә төшкәч инде аны кирәк дип тапмадык. Спорт киеме — 2000, футболка — 500, кроссовка 1000 сумга төште. Алмаш аяк киемен узган елдан калганын әле яхшы хәлдә дип таптык. Канцтоварлар өчен инде күпме түләгәнне дә белмим. Туры килгән саен алырга тырыштым. Букча 1500 сум тора. Бәяләр узган елгыдан шактый аерыла, кыйбатланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев