Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәктәп рюкзаклары өчен яңа ГОСТ таләпләре кертелде

2025 елның 1 августыннан Россиядә мәктәп рюкзакларына карата таләпләрне билгели торган яңа ГОСТ үз көченә керә.

Стандарт нигезендә, түбән сыйныф укучылары өчен рюкзаклар 700 граммнан (этикеткаларны һәм өстәмә аксессуарларны исәпкә алмыйча) артык булырга тиеш түгел. Югары сыйныф укучылары өчен 1 килограммнан артмавы шарт.

ГОСТта күрсәтелгәнчә, эшләнмәләр кыршылу һәм тир тәэсиренә чыдам материаллардан, контраст төсләрдә эшләнергә һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлары булырга тиеш. Җиңел кабынып китә торган материаллар куллану рөхсәт ителми.

Документ шулай ук мәктәп рюкзакларының ныклыгы буенча киңәшләрне дә үз эченә ала.

Шул ук вакытта ГОСТ стандартларының, кагыйдә буларак, киңәш характерына ия булуы, ләкин аларга законда, килешүдә яки техник регламентта турыдан-туры сылтама ясалса, мәҗбүри төс алу ихтималы да билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев