Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәктәп дәреслекләренә махсус операция каһарманнары турында мәгълүматлар кертелде

Рус теле буенча яңа дәреслекләргә махсус хәрби операция каһарманнары турында мәгълүматлар өстәлде.

 Бу хакта Россия Президенты каршындагы Рус теле һәм халыклар телләренә ярдәм өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча совет рәисе, шулай ук РФ Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская РИА Новости агентлыгына белдерде.

Аның сүзләренчә, әлеге материаллар 10-11 нче сыйныф укучылары өчен дәреслекләргә, шулай ук урта һөнәри белем бирү оешмалары өчен басмаларга да урнаштырылган.

«Махсус хәрби операция геройларына, Донбасста күрсәткән батырлыкларга кагылышлы мәгълүматлар без әзерләгән рус теле буенча бердәм дәүләт дәреслекләренә инде кертелде. Андый белешмәләр һәм текстлар 10-11 сыйныфлар өчен дә, урта һөнәри белем бирү басмаларында да бар», – диде Ямпольская.

чыганак: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев