Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәктәбем – гомер бишегем

Түбән Биш мәктәбе 145 еллык юбилеен билгеләп үтте.


Бөтен Татарстанга данлыклы, күренекле шәхесләргә бай Түбән Биш мәктәбенең юбилей кичәсендә “Түбән Бишем – бишегем, мәктәбем – горурлыгым” китабы тәкъдим ителде.
Түбән Биш авыл мәктәбе – Татарстанда дөньяга Габдулла Тукай исемендәге премиянең өч лауреаты – шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов, язучы Рабит Батулла, артист Наил Дунаевны биргән бердәнбер мәктәп. Академик Михаил Герасимов, Казан медицина академиясе ректоры Марс Михайлов, КАИ доценты Т. Закиров, математик, профессор Гамир Мөбәрәкҗанов, абыйлы-энеле профессорлар Ирек һәм Заһир Исрафиловлар, педагогика фәннәре докторы, профессор Рафис Шәймәрданов, юстиция өлкән советнигы, прокурор, Татарстан Рес-публикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе Михаил Аверьянов, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Филиппов, язучы, шагыйрь Хәйдәр Гайнетдин, Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашев һәм ил-көнгә танылган бик күпләр әлеге мәктәптә белем алган.



145 еллык тарихлы мәктәп



1880 елда Түбән Биш авылында дүртьеллык ике класслы чиркәү-приход мәктәбе ачыла. 1883-1884нче уку елында чиркәү приход мәктәбендә 27 ир бала укый. 1930 елда авылда – җидееллык, ә 1949 елда урта мәктәп ишекләрен ача.
Еллар уза, мәктәп үз укучыларын мөстәкыйль тормыш юлына озата бара. Бүген алар илебезнең төрле почмакларында намуслы хезмәт итә.

145 ел элек нигез салынган мәктәп үзенең традицияләрен саклап һәм яңа инновацияләр кертеп, бик озын юл үтә. Төрле еллардагы директорларның акыллы җитәкчелеге, аларның эшкә бирелгәнлеге һәм стратегик күзаллаулары нәтиҗәсендә уку йорты һәрвакыт үсештә булды һәм әлеге мәктәп бүгенге көндә дә районның алдынгы мәктәпләреннән санала. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев та чыгышларында бу хакта билгеләп үтте.
Бүгенге көндә Лариса Иванова җитәкчелегендәге коллективта 50 укучыга 14 укытучы белем бирә.



«Сагынып кайттык»


Мәктәпнең юбилеена илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар җыелган иде.
86 яшьлек Валентина Кузьмина Санкт-Петер-бургтан кайткан.


– 1958 елда Түбән Биш мәктәбен тәмамладым. Бүгенге очрашуда классташларымны, танышларымны күрдем. Бик күңелле очрашу, рәхмәт оештыручыларга. Шулкадәр зур хезмәт бу, – ди Валентина Александровна.
Очрашуга кайткан классташлар бер-берсен озаклап кочаклап, чын күңелдән сөенеп күрештеләр.
Гөлнур Әхмәтҗанова тормыш иптәше Гафият Арсланович белән 1974 елда институт тәмамлап, Түбән Биш мәктәбенә эшкә кайталар.
– Без яшь белгечләргә район мәгариф бүлегендә Түбән Биш мәктәбен тәкъдим иттеләр. Автобус бирегә Чаллыдан да, Зәйдән дә йөри, диделәр. Без эшкә килгәндә Түбән Биш мәктәбендә 600дән артык бала укый, унберенчеләр дүрт класс иде. Беренче елларны астронмия дәресләрен укыттым. Кичләрен укучыларны ишегалдына чакырып, күк йөзен күзәтә идек, – дип искә алды Гөлнур апа.
Гөлнур Тәкыевнаны ул арада укучылары уратып алды.


– Мин Гөлнур апалар мәктәпкә эшкә килгәндә X класста укый идем. Безне бик көчле укытучылар укытты. Күбесе арабызда юк инде. Үз фәннәрен бик яхшы белүче, изге күңелле укытучылар иде алар. Рәхмәт аларга, – дип сүзгә кушылды Анастасия Шәймәрданова.
Анастасия Никифоровна – Кабан-Бастрык авылы кызы. Шәфкать туташы белгечлеге алган кыз Түбән Биш участок дәваханәсендә хезмәт юлын башлый. Аннан хезмәт юлын укытучылык һөнәренә багышлый.
Очрашуга күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаган яшьләр дә кайткан иде. Эльвина Гәрәева 2022 елда Түбән Биш мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган. Бүгенге көндә Казан федераль университетының икътисад факультетында укый.


– Туган мәктәбемдә алган белем укуны дәвам итү өчен ныклы нигез булды, – ди студент кыз.


Татарстаннан читтә танылган Зәй спортчысы Җәмил Ибраһимов шулай ук Түбән Биш мәктәбендә укыган, узган ел Казан федераль университетының югары математика факультетына укырга кергән.


– Туган мәктәбемнең юбилеена чакыруларына бик сөендем. Минемчә, авыл мәктәбендә уку күп әйбер бирә: сыйныфта балалар саны азрак һәм укытучы һәр укучыга күбрәк игътибар бирә ала. Укытучыларым миңа белем генә түгел, ә олы тормышта бик мөһим булган акыллы киңәшләр дә бирделәр, – ди Җәмил.


Бу көнне мәктәпне тәмамлаучылар арасында КФУның Чаллы филиалы профессоры Ирек Исрафилов та бар иде. Ул биредә берничә ел укуы, мәктәптә алган белемнәре тормышта һөнәри югарылыкка ирешергә ярдәм итүе турында сөйләде.


Кунаклар башта мәктәптә музейларда булды, мәктәп эшчәнлеге белән танышты. Аннан соң барысы бергә мәдәният йортына “Түбән Бишем – бишегем, мәктәбем – горурлыгым” китабын тәкъдим итү чарасына җыелды.


Мәктәп тарихы  турында китап



“Түбән Бишем – бишегем, мәктәбем – горурлыгым” китабының авторлары – якташларыбыз, профессор Рафис Шәймәрданов, Лидия Голубева (Иванова). Китапның корректоры – Анастасия Шәймәрданова.


Китап авторлары – өчесе дә Түбән Биш мәктәбендә белем алган шәхесләр. Лидия Голубеваның (Иванова) әтисе Иван Яковлевич Иванов – 30 ел шушы мәктәп директоры булып эшләгән зур хөрмәткә лаек шәхес.
Лидия Ивановна берничә еллар дәвамында мәктәп тарихын язарга иде дип хыялланып яши. 2022 елның гыйнвар аенда Түбән Биш мәктәбендә очрашу була. Бу очрашуда Николай Дунаев, Рабит Батулла, Рафис Шәймәрданов катнаша. Очрашуда Лидия Ивановна сабакташы Рафис Шәймәрдановка шушы тәкъдимне ясый һәм аның тарафыннан хуплау таба. Лидия Ивановна һәм аның әтисе Иван Яковлевич тарафыннан тупланган материал, альбомнар китап битләренә ята.
Китапта Түбән Биш мәктәбендә хезмәт куйган, белем алып югары дәрәҗәләр яулаган кешеләр, мәктәп тарихы турында язмалар урын алган.


– Бу китап мәктәбебез тарихының беренче томы гына дип уйлыйм мин. Мәктәпнең һәр чордагы укытучылар коллективы, белем алган укучылары турында китапның икенче һәм башка томнары да башка авторлар тарафыннан язылып, киләчәк буыннарга тапшырылсын иде. Китапны мин яшьлегемдә күз алдымнан узган барлык укытучылар, авылдашларым белән сөйләшә-сөйләшә татар теле укытучыбыз Мәрвәрия апа өйрәткән телдә яздым, – диде чыгышында Лидия Голубева (Иванова).
“Китап авторлар аны ничек күрергә теләде шулай килеп чыкты. Каты тышлыклы, матур фотосурәтләр белән эшләнде. Китапны чыгаруда көч куйган, химаячелек иткән барлык кешегә рәхмәтлебез”, – ди Рафис Хәсәнович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев