Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Майның беренче ун көнендә салкын һава торышы саклана

Уртача һава температурасы нормадан 6 градуска түбәнрәк булачак.

Майның беренче ункөнлегендә  Татарстанда температураның төшүе көтелә.  Уртача һава температурасы нормадан  6 градуска түбәнрәк булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 һәм 4 майда, җомга һәм шимбә, республикада яңгыр һәм җепшек кар көтелә. Күз күреме начарланырга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Җомга һава температурасы 0..+2 градус тәшкил итә, урыны белән -3 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Киләсе төндә 0..-5 градус һәм көндез +3..+8 градус көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык фаразлана.

Атнаның соңгы көнендә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә +1..-4 градус, көндез +6..+11 градус була.

«Киләсе атнаның беренче яртысында Татарстанда шулай ук салкын һава торышы саклана, явым-төшем дә булырга мөмкин», диелгән синоптиклар хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев