Мәгариф темасына кайнар линия
29 майда Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт – Мелосердие” берләшмәсе Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтлесе Сәрия Сабурская белән берлектә “кайнар линия” үткәрә.
“Хатын-кыз игътибары дип аталган телефон аша кайнар линия мәгариф темасына багышлана. Анда әти-әниләр, кызыксынучылар мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә, белем йортларына, урта һәм югары һөнәри уку йортларына кабул итү тәртипләре, балаларның җәйге ялына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар. Кайнар линия 29 майда иртәнге сәгать 10нан көндезге 2гә кадәр дәвам итә. Телефоннар: 8(843) 236-00-71, +7(960) 049-68-14 (WhatsApp тан сораулар өчен).
Фото «Татар-информ»нан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев