Мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр
2025 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә V-IX сыйныфлар өчен Россия тарихы буенча яңа дәреслекләр булачак. Бу хакта КФУда Россия Президентының гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко хәбәр иткән.
«Узган елда 10-11 сыйныфлар өчен Россия тарихы һәм бөтендөнья тарихы буенча дәреслекләр чыккан иде», – дип сөйләде ул төбәк тарихы дәреслекләре әзерләү буенча төбәкара конференциясенең пленар утырышында.
Россия мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова якын арада җәмгыять белеме буенча дәреслек әзерләнәчәк дип өстәде.
«Хәзер аның буенча эш алып барыла», – диде ул видеоэлемтә аша.
Колударова сүзләренчә, 9-11 сыйныфлар өчен җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекләрне 2026 елның 1 сентябреннән кертергә планлаштыралар.
Яңа елда уңышлы балалар өчен педагоглар стимуллаштырыла. Укучыларының уңышлары өчен мөгаллимнәргә акчалата түләү биреләчәк. Әлеге инициатива Мәгарифне үстерү стратегиясендә урын алачак, дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өчен педагогларга өстәмә акча түләнәчәк», - дип искәртте Чернышенко һәм хәзерге вакытта бу мәсьәләне Федераль салым хезмәте белән бергә җентекләп өйрәнүләрен әйтте.
Спикер әлеге мәсьәләдә системаның гадел булуы мөһим, диде.
Чернышенко сүзләренчә, Мәгарифне үстерү стратегиясенең беренче текстын Президент администрациясендә инде Яңа елдан соң, гыйнварда ук тәкъдим итәчәкләр. Документ күпсанлы белгечләр катнашында әзерләнә, бу эштә бөтен ил катнаша дисәң дә була, дип сүзен төгәлләде РФ вице-премьеры.
Ә Зәй районында инде күп еллар дәвамында республика фән олимпиадалары җиңүчеләре, призерлары әзерләгән укытучыларга район башлыгы премияләре бирелеп килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев