Мәдәниятле ханым
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Сәрия Батршинага — 55 яшь.
Мөлаем йөзле, күркәм буй-сынлы, эчке дөньясы белән генә түгел, рухи халәте белән дә мәдәниятле шәһәрдәшебез Сәрия Миңнегали кызы Батршинаны мәдәнияттән башка тармакта күзаллап та булмый. Бөтен хезмәт юлын якташларына рухи азык бирүгә багышлаган бу ханымга 55не биреп тә булмый. Күрәсез, күңел матурлыгы шулай яшь күрсәтәдер аны.
Районыбызның Карман авылында Наҗия апа белән Миңнегали абый Яхиннарның ишле гаиләсендә дүртенче бала булып туган кыз кечкенәдән сәнгатькә тартылып үсә. Әтисе Миңнегали абыйның өздереп гармунда уйнаган мизгелләре, мөгаен, аның күңелендә мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләгәндер. Шуңа да мәктәп елларында үзешчән сәнгатьтә кайнашып үскән кыз укуын тәмамлагач та туп-туры Казан мәдәният институтының китапханәчеләр әзерләү бүлегенә укырга керә.
Ә хезмәт юлын ул туган төбәгендә 1991 елда үзәк китапханәдән башлый.
«Китапханәдә эшли башлагач та ул үзенең үзенчәлекле, кызыклы проектлары белән чаралар оештырып, бу һөнәргә аерым җанлылык өстәде. Аның ритмында без — башка китапханәчеләр дә кызыклы эш алымнары турында күбрәк уйлана, эзләнә башладык. Өстәвенә, Сәриябез аһәңле тавышы белән дә район халкын җәлеп итте, төрле мәдәни чараларны алып бару, никахлашу тантаналарын үткәрү йөкләмәсен дә алды», — дип сөйли аның турында элекке хезмәттәше Рәзимә Кашапова.
2010 елда Сәрия Батр-шинаны район мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгелиләр. Бу чорда «2011-2015 елларга Зәй муниципаль районында мәдәният үсеше» программасы кабул ителү дә аның тырышлыгы белән башкарылды. Ә 2012 елдан ул мәдәният идарәсен җитәкләде. 8 ел дәвамында бу вазифада район мәдәниятен югары баскычка күтәрүгә зур өлеш кертте. 2019 елда исә ул кабат тәүге сайлаган һөнәренә кайтып, Сөббух Рәфыйков исемендәге китапханәләр челтәре директоры булды.
— Сәрия Миңнегалиевна — югары квалификацияле, тәҗрибәле, иҗади эшләүче, заманча идарә теориясен һәм практикасын яхшы белүче җитәкче. Ул китапханәләр челтәренең үсеш перспективасын күрә, коллектив алдында торган стратегияне, максатларны һәм бурычларны төгәл һәм дөрес билгели, — ди аның турында район китапханәчеләре.
Заманча җитәкче буларак, Сәрия Батршина проект-программалы эш стиленә зур игътибар бирә. Аның җитәкчелегендә район китапханәләре грант программалары конкурсларында актив катнаша. Сәрия Миңнегалиевна җитәкчелегендә 5 инновацион проект эшләнде һәм уңышлы гамәлгә кертелде. «Минем төбәгемнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре», «Тел дигән дәрья бар», «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият», «Библиотека и молодежь: надежды, желания, мечты», «Библиоканикулы или лето с книгой» проектлары — әнә шулар. Мондый масштаблы проектлар китапханәләрне популярлаштырды, аны районның мәдәни тормышында сизелерлек итте.
Сәрия Миңнегалиевна ана телебез — татар телен пропагандалау, матур әдәби телдә аралашуга яшь буынны күбрәк җәлеп итүгә дә игътибарлы. Китапханәдә еш шигырь бәйгеләре, матур әдәбият кичәләре, язучылар, сәнгать әһелләре белән очрашулар үткәрү шул турыда сөйли.
Тырыш җитәкче район хакимияте, зәйлеләр алдында абруй казанды. Ул район башлыгы Мактау грамотасына, ТР Профсоюзлары федерациясе Рәхмәтенә, ТР Мәдәният министрлыгы Рәхмәтенә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Мәдәният министрлыклары Мактау грамоталарына ия.
Сәрия ханым тормыш иптәше Руслан белән ике ул үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар. Бүген алар онык шатлыгын күреп яши.
Сәрия Батршина район матбугат чаралары белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Без аны юбилее белән кайнар котлыйбыз, саулык, иҗат уңышлары телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев