Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Мәчеттә пешкән ризык тәмле, бәрәкәтле була»

Рамазан ае дәвамында Зәйнең үзәк мәчетендә көн саен ифтарлар үткәрелә.

Үзәк мәчеттә көн саен якынча 30 кешелек ифтар мәҗлесләре оештырыла. Аш-суны өч ханым әзерли. Без авыз ачуларның ничек оештырылуын күреп, пешекчеләр белән аралашып кайттык.

Ураза ае вакытында мәчеттә ашарга пешерү Роза ханымга йөкләнгән. Ул бу эшкә 6 ел элек алынган. Төп эше дә бар. Аннан тыш, ул ел саен Рамазан аенда мәчеткә килеп, ифтарга өстәлләр әзерли.

«Отпускны да махсус уразага туры китереп алам», — ди ул. Чөнки көн саен якынча 30 кешелек ризык әзерләү шактый көч таләп итә. Бу эшендә аңа Әлфия һәм Мира ханымнар да ярдәмгә килә. Тик фамилияләрен генә язмавымны сорады.

«Мактанган кебек булмасын, без бу эшне Аллаһ ризалыгы өчен башкарабыз», — дип уртаклашты Роза ханым.

Без булган көнне пешекчеләрнең ял көне иде, дип әйтсәк тә, ялгышмабыз. Чөнки ул көнне ифтарны Али Карабаев уздырды. Күпләр аны Али Макс буларак беләләр. Ул — кечкенә чәйханә хуҗасы. Белеме буенча пешекче. Авыз ачу көнен алдан ук билгеләп куйган. Гаиләсе исеменнән уздырыласы ифтарга табынны хатыны Тахмина белән әзерләделәр. Менюда — куллама дигән татар-башкорт ашы, аны кайнаган шулпага шакмаклап туралган токмач салып әзерлиләр. Икенче ризыкка — пылау. Болардан тыш, өстәлдә — сарымсак һәм кишер белән пешерелгән бавыр, өчпочмак, казылыклар, җиләк-җимеш, татлы пироглар һәм башка күптөрле ризыклар. Али кайчандыр мәдрәсәдә пешекче булып та эшләгән, шуңа да ураза тотучыларның нинди ризыклар яратканын белә.

«Күбрәк җиңелчә, майлы булмаган ашларга өстенлек бирәләр», — ди ул.

Гаиләсе исеменнән мондый ифтарларны Али җиде ел дәвамында уздыра. Көнен алдан ук билгеләп куйган. Роза ханым сөйләвенчә, авыз ачтырырга теләүчеләр мәчеткә октябрь аенда ук килеп, үзләренә көн билгеләп куялар. Әле хәзер дә шалтыратучылар бар, ди ул. Кешеләр көнен билгеләп, акчасын кертә, ә калганын аш-су осталары башкара. Һәр көнне төрле ризык пешерергә тырышалар, чөнки ач торган кешенең тәмле ризык ашыйсы килә. Мисалга ашлар саны гына 10га җитә — токмачлы, рассольник, щи, борщ, тары ярмасы белән гөмбә ашы, харчо... Икенчегә татарча азу, борчак боламыгы белән кәтлит, мантый, бәлешне аеруча яраталар. Чәй, компот янына һәрвакыт пироглар, коймаклар да пешерәләр икән. Ризыкларны көн дә яңаны алалар.

«Кибетләрдә шактый йөрергә туры килә. Бергә эшләүче Әлфия, Мира тозлы кыяр һәм гөмбәләрне көзен өйдә махсус уразага дип тозлый. Итләрне чабарга кирәк булса, ирем дә ярдәм итә. Ул да мәчеткә йөри, ураза тота», — дип эш аралаш уртаклашты Роза апа.

Мәчеткә ифтарга еш йөрүче Фәйзерахман Бассараев әйтүенчә, авыз ачуда табыннар һәрвакыт ямьле, ризыклары күңелгә хуш килә. Мәчет диварларында пешерелгән ризык бәрәкәтле, ди Роза ханым. Аш-су калса әле мохтаҗларга, яисә үзләре генә яшәгән ир-атларга тутырып та җибәрәләр икән. Калдыкларын да атмыйлар, тавыкларга ашаталар.

«30 көн дәвамында ашарга пешерү бер дә ардырмый, өйдә ашлар үткәргәндә 10 кешегә әзерләп тә аяксыз калам, ә монда, киресенчә, көч җыеп кайтам», — ди Роза апа.

Бу көнне ифтар мәҗлесенә дә 30лап ир-ат җыелды. Араларында яшьләр, балалар да бар, күпчелеге 50 яшьтән узганнар. Барысы да ризыкларны яратып ашыйлар, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп кайтып китәләр. Ә Роза апа инде ярдәмчеләре белән өстәлләрне җыешты-ра, ризыкларны урнаштыра. Табак-савытларны юа, аларның кайту вакыты төнге сәгать 10да гына. Ифтар узу белән ханымнар инде икенче көнгә меню уйлый башлыйлар. Гает көнендә мәчеткә йөрүчеләр өчен коймак, пылау пешерү дә күздә тотыла.

Роза ханым ифтар өстәлендә бик популяр булган пицца рецепты белән уртаклашты.

Әче камырны юка итеп җәясе, өстенә майонез белән кетчуп сылыйсы. Аннары тозлы кыярны табада бераз кыздырып саласы. Зәйтүн белән помидор тезеп, шуларга хмели-сунели тәмләтке-че сибәсе һәм өстенә сыр кырып саласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев