Лилия Камалюкова: «Социаль фонд кешеләргә дәүләт хезмәтләре алуны гадиләштерде»
2023 ел башыннан Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды берләшеп 44 төрле дәүләт хезмәтләрен Социаль фондның бердәм клиентлар хезмәтләрендә күрсәтә башлады.
Агымдагы елда район клиентлар хезмәтендә башкарылган эшләр турында белешү өчен без Зәйдәге бүлек җитәкчесе Лилия Камалюкова белән әңгәмә кордык.
— Лилия Заһитовна, агымдагы елның гыйнвареннан Социаль фонд тулы куәтенә эшли башлады. Инде бер елга якын вакыт үтеп тә китте, күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин. Иң мөһиме фондларның берләшүе гражданнар өчен нәрсә бирде?
— Ике фондны берләштерү беренче чиратта кешеләргә дәүләт хезмәтләрен уңайлы форматта алу мөмкинлеге тудыру өчен эшләнде. Чөнки Пенсия Фонды да, Социаль иминият фонды да бер үк категория гражданнарга дәүләт хезмәтләре күрсәтү белән мәшгуль иде. Хәзер исә дәүләт хезмәтләре халыкка «бер тормыш ситуациясе» принцибы буенча күрсәтелә. Мәсәлән, инвалидлык буенча дәүләт хезмәтләре алучыга тукталыйк. Әгәрдә кешегә инвалидлык беренче тапкыр куелган икән, Социаль фонд аңа гаризасыз килеш инвалидлык пенсиясе түли башлый. Ә инде реабилитация өчен техник чаралар кирәк булганда, фонд хезмәткәре үзе гражданга кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен документлар әзерләшә, төрле ысуллар тәкъдим итә. Моның өстенә безнең хезмәткәрләр йөри алмаучыларга өйләренә барып та хезмәт күрсәтергә мөмкин. Боларга өстәп, клиентларыбызга уңайлы булсын өчен инвалидлык буенча пенсияне банк аша алучыларга хезмәт урынында травма алу пособиеләрен дә бер үк көнне һәр айның 6нчы числосында бирү каралды. Бу шулай ук почта аша түләүләр алучыларга да кагыла. Минем уйлавымча, хезмәтләрне берләштереп, бер үк көнне түләүләрне башкару кешеләр өчен уңайлы.
— Сез инвалидларга техник чаралар алуны клиент хезмәтендә берничә ысул белән юнәлтергә киңәш итәләр дидегез. Алар нинди ысуллар?
— Закон буенча инвалидларга реабилитация үтү өчен техник чаралар юнәлтүнең өч ысулы тәкъдим ителә: госконтракт килешүе кысаларында техник чараларны алу, кеше үзе техник чараны алсын өчен акчалата компенсация бирү, электрон сертификат нигезендә махсуслаштырылган кибетләрдән техник чара алу. Кешеләрне мондый җайланмалар белән тәэмин итү мөһим мәсьәләләрнең берсе. Кызганыч, техник чаралар белән тәэмин иткәндә аларны бирергә тиешле намуссыз оешмалар белән дә очрашырга туры килә. Нәтиҗәдә техник чаралар алуда тоткарлыклар барлыкка килә. Шуңа да без хәзер электрон сертификатлар буенча техник чаралар юнәлтү ысулына зур игътибар бирәбез. Сертификатны рәсмиләштерү өчен 5 эш көне вакыт таләп ителә. Һәм гражданин аның белән махсуслаштырылган кибеткә барып үзенә кирәкле техник җайланманы ала.
— Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр электрон сертификатларны еш аламы?
— Ел башыннан районда 200дән артык электрон сертификат рәсмиләштерелде. Кешегә реабилитация үтү өчен берничә техник чара да кирәк булырга мөмкин, аны медик — социаль экспертиза органы билгели. Мондый очракта һәр техник җайланмага аерым сертификат рәсмиләштерелә. Гадәттә электрон сертификатка кресло-коляскалар, ишетү өчен җайланмалар, көндәлек гигиена кирәк-яраклары, балалар яки өлкәннәр өчен ортопед аяк киемнәре алына. Күз күреме начар булучылар тифлоплеерлар, махсус таяклар, начар ишетүчеләргә сертификат буенча телевизор, телефон, махсус сигнал бирү җайланмалары алу мөмкинлеге бар. Бүген мондый техник чаралар сату буенча республикада 12 нокта эшли, шулай ук эре маркетплейслардан да алырга мөмкин. Соңгысы аз хәрәкәтләнүчеләр өчен бик уңайлы. Электрон сертификат белән кирәкле чараларны алу турындагы мәгълүмат автомат рәвештә Россия Социаль фондына килә.
— Билгеле булганча, 2023 ел башыннан социаль хәле начар булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 17 яшькәчә булган балаларга яңа бердәм пособия түләү кертелгән иде. Зәй районында мондый түләүләрдән ничә гаилә файдаланды?
— Статистика буенча безнең районда 17 яшькәчә булган 9,5 мең бала тәрбияләнә. Гыйнварьдан алып 2521 балага һәм 80 йөкле хатынга бердәм пособиеләр түләнә. Түләүләрнең күләме гаиләнең мохтаҗлыгына карап билгеләнә. Ә бер балага максималь түләү — 11852 сум, йөкле хатынга — 13319 сум.
Күпчелек очракта кешеләр пособиеләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп рәсмиләштерә.
— Әлеге бердәм пособиеләрне алу өчен гаризадан тыш тагын бүтән документлар кирәкме?
— Бердәм пособиене рәсмиләштерү механизмы хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлектә үрнәк эшчәнлек булып тора. Социаль казначылык эшчәнлеге гражданнарны төрле белешмә, документлар җыюдан азат итте. Кешеләрдән бары тик гариза алына, ә калган документларны Социаль фонд хезмәткәрләре ведомствоара хезмәттәшлек нигезендә мәгълүмати система аша юнәлтәләр. Мәсәлән, өч кешелек гаилә өчен без төрле юнәлештә 210 сорау җибәрәбез, ә дүрт кешелек гаилә өчен 300 запрос ясала. Мәгълүматларны төп бирүчеләр — салым инспекциясе һәм Росреестр. Без алынган мәгълүматларны бәяләп, карарлар кабул итәбез. Бу исә ата-аналарга дәүләт ярдәмен алуга вакыт алмыйча, балалары белән күбрәк шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев