Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кызамыктан прививка ясатуга җитди карагыз!

Кызамык (корь) – үтә көчле йогышлы авыру.

Ул балалар авыруы саналса да, аның белән олылар да авырый. Кызамыкның төп билгеләре - бизгәк тоту, хәлсезлек, баш авырту, тәндә вак-вак тимгелләр хасил булу, конъюнктивит (күз авыруы) барлыкка килү, томау төшү.

Кызамык кешедән кешегә һава аша күчә. Инкубация, ягъни авыруның яшерен, формалашу чоры якынча 9-11 көн дәвам итә. Кызамыкның башлангыч этабында температура 38-39 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Аппетит югала, бөтен организмны хәлсезлек биләп ала, көчле ютәл барлыкка килә, күзләр кызара башлый. Аңкауда һәм битнең лайлалы тышчасында кызыл таплар рәвешендә кызамык тимгелләре хасил була. Алга таба тимгелләр бөтен тән буенча тарала: башта колак яфракларында барлыкка килә, аннан борында, муенда, җилкәләрдә, аякларда... Гадәттә, 3-4 көннән тимгелләр агара һәм алар урынында көрән төстәге таплар барлыкка килә, соңыннан бу урыннардагы тән тиресе кибеп куба. Кызамык белән авырганда күп вакытта конъюнктивит авыруы бик көчле рәвештә күзәтелә: күзләр эренли, керфекләр бер-берсенә ябыша. Кайбер авыруларның эчләре авыртырга мөмкин.
Кызганычка каршы, кызамыкның катлауланып китү очраклары да күзәтелә. Моның нәтиҗәсендә сукырлык, энцефалит, менингит, менингоэнцефалит, полиневрит, үпкә ялкынсынуы, отит кебек авыруларның барлыкка килүе бик ихтимал.

Авырудан саклануның иң ышанычлы һәм бердәнбер юлы – кызамыкка каршы прививка ясату. Аны гадәттә балага бер яшьтә һәм кабат алты яшьтә ясыйлар. Шул прививка нәтиҗәсендә барлыкка килгән иммунитет кешене гомер буена авырудан сакларга сәләтле. Әлеге прививканы сырхауханәләрдә бушлай ясыйлар. Кызамыкка каршы җитештерелгән прививкалар куркынычсыз санала. 35 яшькә кадәр булган кешеләргә прививкалары бөтенләй булмаса, яки прививкалар ясатканны раслаган документлары булмаса, кызамыкка каршы ике тапкыр 6 ай интервал белән прививкалар ясалырга тиеш.
Прививка кызамык авыруыннан саклый торган бердәнбер чара икәнен истән чыгармыйк. Вакытында прививкаларны ясатыгыз, урындагы медицина хезмәтенә, участок табибларына мөрәҗәгать итегез.

Фото "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев