Кытай Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен күбрәк сатып ала башлаган
Татарстаннан Кытайга агропродукция экспорты арта бара.
2026 елның беренче яртыеллыгында Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан филиалы белгечләре 31 мең тоннадан артык ашлык продукциясен тикшергән. Бу узган елның шушы чорына караганда 56 процентка күбрәк.
Ярты ел эчендә Кытай Халык Республикасына тимер юл белән 5 партия киптерелгән азык-төлек борчагы, 4 партия җитен орлыгы һәм 2 партия рапс мае юлланган. Аеруча киптерелгән борчак сату дүрт тапкырга арткан — 14,1 мең тоннага кадәр. Җитен экспорты 41 процентка (11,8 мең тоннага), ә рапс мае 17 процентка (7,7 мең тоннага) арткан.
Кытай ягы бөртекле-кузаклы культураларга, майлы үсемлекләргә һәм үсемлек майларына зур кызыксыну күрсәтә. Шул ук вакытта сатып алына торган продукция төрләре кимегән: узган ел солы һәм чөгендер түбе экспортланса, быел алар исемлектә юк.
Экспортка озатылган һәр партия продукция Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан филиалы сынау лабораториясендә тикшерү узган. Барлык продукция Кытайның карантин һәм фитосанитар таләпләренә тулысынча туры килә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев