Кышкы каникуллар башлана
Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары 30 декабрьдән башлана.
Бу ял вакытларында балалар әти-әниләре белән бергәләп ял итә. Район мәгариф идарәсе балалар ялының файдалы үтүе өчен чаралар планын әзерләде. Һәр мәктәптә, мәдәният учреждениеләрендә кышкы каникул дәвамында төрле кызыклы чаралар оештырылачак.
Кышкы каникуллар 30 декабрьдән 8 гыйнварьга кадәр дәвам итә. Авыл мәктәпләрендә каникулның беренче көнендә саф һавада уеннар, чаңгыда йөрү планлаштырыла. Ә шәһәр мәктәпләрендә «Яңа ел фантазиясе» дип исемләнгән квест-уеннар үтә. Алга таба һәр көн саен күңел ачу программалары тәкъдим ителә, туган як тарихын өйрәнү музеена экскурсияләр оештырыла. Ә 3-6 гыйнварда II-VI сыйныф укучылары өчен график нигезендә «Дулкын-Волна» бассейнында йөзәргә өйрәтү дәресләре үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев