Кышкы юлда икеләтә саклык кирәк
Зәй районы башкарма комитеты каршында эшләүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында сөйләшүләрнең төп темасы кышкы юл шартларына әзерлек, бу чорда мөһим булган куркынычсызлык чараларын искәртү эшчәнлеген активлаштыру хакында булды.
«Хәзер һава шартларының еш үзгәрүчән чорына кердек, бу исә юлларда да аеруча игътибарлы булу кирәклеген сорый. Чөнки бер катырып, бер җылытып торган вакытта юл өслекләре төрлечә булырга мөмкин. Шуңа да юл хәрәкәтендә катнашучы машина йөртүчеләр, җәяүлеләр, балалар арасында профилактик аңлату, искәртү эшләрен тагын да активлаштырыру мөһим», — диде комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев.
Агымдагы елның 9 ае эчендә район территотриясендәге юлларда 313 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 20сендә кешеләр үлү, тән җәрәхәтләре алу очраклары бар.
2024 елда 20 авариядә — 5 кеше үлгән, 25е яраланган.
2023 елда 25 һәлакәттә — 3 кеше үлгән, 29ы яраланган.
Район автоинспекциясе бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин белдерүенчә, инспекторларны һаман саен алкоголь кулланган килеш руль артына утыручыларның кимемәве борчый. Ел башыннан шундый 95 факт ачыкланган.
— Әле ярый юл хәрәкәте иминлеге сагында торучылар аларны күреп алып, туктата. Ә бит бу шушы кадәр фаҗигале юл һәлакәте килеп чыгу ихтималы бар дигән сүз. Чөнки салмыш хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче юлдагы хәлне аңлы рәвештә бәяләргә сәләтле түгел. Җирле басмаларда мондыйларны оялту максатында без суд залыннан материаллар урнаштырабыз, инспекторлар даими төстә рейдларга чыга. Форсаттан файдаланып, авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итәм, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне күрсәгез, кичекмәстән безгә хәбәр бирегез. Бу авыл җирлегендәге икенче берәүнең гомерен саклап калуга тиң гамәл«, — диде Рамил Галиәхмәтович.
Юлларда каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү сәбәпле, аяныч нәтиҗәләргә китерү очраклары да бар. 9 айда шундый һәлакәткә китергән 5 авария теркәлгән, аларда 5 кеше үлгән, 4се җәрәхәтләнгән. Төрле рейдлар үткәрү нәтиҗәсендә инспекторлар каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүче 87 машина йөртүчегә беркетмә төзегән. Бу шушы кадәр һәлакәт булу ихтималы кисәтелгән дигән сүз.
Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары да бар. Монда да килеп чыккан аварияләрдә җәяүлеләр 100 процент зыян күрә. Быел 4 һәлакәттә 4 җәяүле тән җәрәхәте алган.
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә килгәндә, 16 яшькәчә булганнар белән ике авария теркәлгән, аларда 3 бала тән җәрәхәтләре алган.
«Балалар катнашындагы һәлакәтләрнең узган елга карый быел кимүе күзәтелсә дә, тынычланырга урын юк. Зыян күрүче ике бала — пассажирлар, берсе — мотоциклчы яшүсмер. Монда күрәсез, нигездә өлкәннәрнең җавапсыз гамәлләре ята. Мәктәпләрдә укулар башлангач та без „Игътибар, балалар!“ акциясе үткәрдек. Анда нәкъ менә балаларның юл кагыйдәләрен үтәп урам аркылы чыгулары да, машина йөртүчеләрнең балаларны дөрес итеп утыртып йөрүләре дә, киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементларның булуы да җитди күзәтелде. Нәтиҗәдә юл сагы инспекторлары тарафыннан 16 балага карата „Тукта — синең тормышың куркыныч астында!“ кисәтү карточкалары төзелеп, кисәтү чаралары өчен уку йортларына җибәрелде. Бу исә тагын бер кат балаларның юлларда үз-үзләрен тотышларына игътибарлы булырга кирәклегенә ишарәли», — диде автоинспекция башлыгы.
Балалар арасында профилактик эшчәнлек алып бару турында «Юл куркынычсызлыгы» фонды Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов сөйләде.
Комииссия утырышында юл иминлеген тәэмин итү максатында көзге-кышкы чорда юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең нинди чаралар күрүе дә тыңланды. «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Марат Сыраев билгеләгәнчә, предприятие тарафыннан инде бозлавыкка каршы кулланыла торган материаллар әзерләнгән. Кышкы чорда эшләргә тиешле техника да әзерлек сызыгына куелган.
«Безнең оешма хезмәткәрләренә куркынычсыз һәм өзеклекләрсез юл хәрәкәтен тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Район территориясендәге безнең карамактагы юллар — 418,315 км. тәшкил итә. Иң беренче чиратта без „Чаллы — Зәй — Әлмәт“ юлында һәм мәктәп автобуслары хәрәкәт итә торган юлларда чистарту, бозлавыкка каршы чаралар күрүне башкарабыз. Бүгенге көнгә таләпләргә туры килүче комлы-тозлы катнашма 5 мең тонна, техник тоз 1641 тонна әзерләнде. Алар махсус амбарларда саклана. Шулай ук салкын һава торышы шартларында, юллардагы чокырларны ямау өчен 100 тонна салкын асфальт әзерләп куелды. Кар көртләре салу ихтималы булган урыннарга 1.15 „Тайгак юл“ билгеләре куелды. Предприятиедәге 77 берәмлек техниканың 36сы кышкы чорда юлларны карап тотуга махсуслаштырылган транспорт чаралары. Юлларны карап тору өчен тәүлеклек кизү тору графигы төзелгән», — диде ул.
Шәһәр эче юлларын карап тоту турында «БлагоСтрой» ҖЧШ директоры Максим Сабанов хисап тотты. Әлеге оешма урам юлларын, ишегалларын, тротуарларны тәртиптә тоту өчен җаваплы.
«Безнең оешмада 23 хезмәткәр һәм 17 берәмлек техника исәпләнә. Агымдагы ел азагына кадәр шәһәр урамнарын тәртиптә тоту өчен муниципаль контракт төзелгән, эш шуның нигезендә алып барыла. Урам юлларына һәм тротуарларга бозлавык вакытында сибү өчен 200 тонна комлы-тозлы катнашма әзерләнде. Көзге яңгырлы-пычрак чорга кергәнче су китү юллары чистартылды, чокыр ямау эшләре башкарылды, юл сызыкларын өлешчә яңарттык, юлларны каплап торучы агач ботаклары киселде, махсус техника кышкы әзерлек сызыгына куелды», — дип белдерде Максим Сабанов.
Утырыш азагында яңгырлы-карлы чорда һәркемнең үз җаваплылыгындагы участогында үтә игътибарлы булу мөһимлеге ассызыкланды. Шулай ук машина йөртүчеләрнең кышкы резинага күчүләрен күзәтү дә башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев