Кырыгалдарлар һаман “эштә”
Зәй районы эчке эшләр бүлегенә 8 июнь көнне 51 яшьлек хатын-кыз, аның паспорт мәгълүматларын кулланып займ рәсмиләштерүләре турында хәбәр итә. Китерелгән зыян 9990 сум белән бәяләнә.
Шулай ук компьютер мәгълүматларына керергә тырышу очраклары да бар. 9 июньдә ике кешедән код җибәреп шәхси мәгълүматларын алырга теләгәннәр. Берсе – товар китерү белән бәйле, икенчесендә махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егеткә җир кишәрлеге бирү өчен, дип сораганнар. Ике очракта да кешеләр алданмаган, уяулык күрсәткәннәр.
Полиция хезмәткәрләре билгесез кешеләргә шәхси мәгълүмат җиткермәскә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев