Кыр көнендә Зәй механизаторы югары дәүләт бүләге алды
Билгеле булганча, «Казан-Эскпо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә россиякүләм «Кыр көне» үткәрелә. Хәбәр иткәнебезчә, анда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән торган зур делегация катнаша.
Чара барышында Россия һәм якын чит илләрдән килгән иң яхшы җир эшкәртүчеләр бәйгесе үткәрелә, ел дәвамында нәтиҗәле хезмәт күрсәтүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырыла. Әлеге тантанага безнең район механизаторы «Зәй» агрофирмасыннан Хәлил Уразманов махсус чакырулы. Ул РФ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты Рәхмәте белән бүләкләнде.
Хәлил Уразмановка районыбызның Дүрт Мунча авылы егете. Якын-тирә авылларда балта остасы булып танылган Габделханнан абый гаиләсендә уртанчы бала булып туган Хәлил кече яшьтән эшкә нык булып үсә. Тик шулай да Уразмановлар гаиләсендәге өч малай да әтиләре кебек төзүчелек һөнәрен түгел, ә авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлыйлар. Хәлилнең олы абыйсы Фәндүс ике энесен дә мәктәп чорларыннан ук комбайнда үзенә ярдәмчеләр итеп ала торган була. Шулай итеп, малайлар туган ягы кырларына гашыйк булып, шагыйрь әйткәнчә, җирне ашлап, тырмалап иген үстерә, чәчә, уралар.
— 1987 елда унынчы сыйныфны тәмамлагач та комбайнда эшли башладым, хәтта армиягә дә урак тәмамлануга комбайн кабинасыннан чыгып кына киттем, дисәм дә ялгыш булмас. Ә ике ел хәрби хезмәт үткәннән соң кабат туган авылыма кайтып «Игенче» совхозында механизатор булып эшләвемне дәвам иттем. Шул рәвешле 36 ел хезмәт юлым авыл хуҗалыгы тармагында төрле техникаларда хезмәт куеп үтте, — дип елмая Хәлил.
Хәер, Габделханнан белән Бибинисаның өч улы да хезмәт юлларын механизаторлык һөнәренә багышлаганнар. Алар ата-аналарының горурлыгы. Ә Хәлил исә һөнәри бәйгеләрдә сыналып та район данын күтәрә. Узган ел «Казан-Экспо»да авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында узган «АгроВолга» механизаторлар бәйгесендә ул җиңү яулады. Хәзер исә ул халыкара дәрәҗәдәге җир сөрүчеләр бәйгесендә катнаша. Хәлил Уразманов ТР атказанган механизаторы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына ия. Ә менә хәзер бу дәрәҗәле бүләкләргә Россия күләмендәгесе дә өстәлде.
Хезмәтенә күрә, хөрмәте, дип юкка гына әйтми безнең халык. 36 ел дәвамында җәен, көзен, кышын, язын кырларда, терлекчелек комплексында тырыш хезмәт куючы моңа лаек. Элегрәк елларда урак чорында комбайнда эшләсә, хәзер инде Хәлил тракторы белән язгы чәчү, аннан терлек азыгы әзерләүдә катнаша. Быелгы язгы чәчү чорында гына да ул 700 гектарга якын шикәр чөгендере, 400 гектардан артык кукуруз чәчкән. Хәзер менә люцернаны сенажга урдыру белән мәшгуль.
Хәлил әле күпбалалы әти дә, алар тормыш иптәше Гөлнара белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары инде югары белем ала, ә кечеләре авыл мәктәбенең горурлыгы. Гөлнара да авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя, ул Дүрт Мунча терлекчелек комплексы зоотехнигы, селекционер.
Менә шундый тырыш гаиләдә үскән балаларның да әти-әниләре кебек югары хезмәт нәтиҗәләре күрсәтәчәгенә шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев