Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кушъелгалылар хәрбиләргә җибәрер өчен беренче партиядә окоп шәмнәре ясадылар

Куш-Елга авылында яшәүче Фәрит белән Гүзәлия Гәрәевлар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен беренче партиядә 74 окоп шәме әзерләделәр.


Тиздән салкыннар башланачак. Ә солдатларыбызга җылыныр, ризык җылытыр өчен окоп шәмнәре кирәк булачак. Окоп шәмнәренә хәрбиләрдән заявкалар бик күп. Шуны истә тотып, Фәрит Фәхразыевич белән Гүзәлия Әнәсовна тагын окоп шәмнәре ясый башладылар. Алар узган кыш та шундый игелекле эш белән шөгыльләнгән иде.

Фәрит Фәхрәзыевич кич белән клубка килеп, окоп шәмнәре ясау өчен картоннар кисә һәм аларны калай банкаларга тутырып куя. Ә Гүзәлия Әнәсовна вакыты булганда аларга парафин коя.

Окоп шәмнәре озак вакыт янарга сәләтле, дымланмыйлар, җилдә сүнмиләр. Алар дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр яна ала. Кулдан ясалган шәмнең җылысы да күбрәк, солдатлар бу шәмнәр белән калай мичтә ризык әзерли, юеш киемнәрен киптерә ала. 

- Без үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз инде. Бар теләгебез - егетләребез исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар.  Бу шәмнәр хәрбиләребезгә өй җылысы, күңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде, – дип тели Гәрәевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев