Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кушъелгалылар да маскировка челтәрләре үрә башладылар

Зәй районы һәм шәһәрендә 20 пунктта маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оешты. Бу эшне хәзер Куш-Елгада да башлап җибәрделәр.

Мобилизация буенча ир-егетләребез ил сагына баса башлагач, кушъелгалылар районда беренчеләрдән булып хәрбиләргә ярдәм итәргә алынды. Авыл халкы гуманитар ярдәм җыюда бик активлык күрсәтә: биредә маскировка челтәрләре үрү өчен тукымалар алырга даими акчалата ярдәм итеп киләләр. Шулай ук хәрбиләргә  тепловизор, квадрацикл, “Газель” машинасы алуда һәм тагын бик күп шундый игелекле эшләрдә актив алар.

Бу көннәрдә маскировка челтәрләренең хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, челтәр үрергә керештеләр. Авылда хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю эшен Гүзәл Гыйльфанова, Түбән Биш авыл җирлеге Советы сәркатибы Алия Гыйльфанова, авыл абыстае Сәгыйдә апа  башлап йөри. 

-Маскировка челтәрләре үрүне күптәннән инде авылыбызда оештырырга хыялланган идек. Тик кеше булмас дигән уйлар туктатып калды. Башка авылларда бу эш бара, без дә читтә калмаска идек дип бик борчылдым. Зәйдә маскировка челтәрләре үрү башында торучы Елена Викторовна Хисаметдинованың хәрби зонага маскировка челтәрләренә заказлар күп, җитешә алмыйбыз үреп, башка авыллар да кушылсын иде, дигән сүзләре авылыбызда бу эшне башларга этәргеч бирде, -ди  Гүзәл Гыйльфанова.

22  августта Зәй волонтерлары Куш-Елгага килеп, авыл хатын-кызларын челтәр үрергә өйрәткәннәр. Инде кушъелгалылар шомарып килә, беренче челтәрне үреп тә бетергәннәр.

-Куш-Елга халкы хәрбиләребезгә ярдәм итүдә бик активлар. Аларга игелекле эшләре өчен рәхмәт. Барысы да җиңү, егетләребезнең исән-сау кайтуы өчен, - ди  “Zаинск с Vами” төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев