Куш-Елгада маскировка челтәрләре үрүчеләрне коймак белән сыйладылар
Коймак рецептын мәдәният хезмәткәрләре укучыларыбызга да җиткерә.
Куш-Елга авылы мәдәният йортында татар халкының милли ризыкларның берсе булган коймак пешерү буенча мастер-класс үтте.
Мастер-классны мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Анда маскировка челтәрләре үрүчеләр, балалар, Раилә һәм Флүсә апалар катнашты.
Коймак ясау рецепты белән мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Имаметдинова бүлешә:
-2 стакан сөт, 1 стакан җылы су, свежий чүпрә, 2 йомырка, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, тәменә карап тоз, шикәр комы салып, барысын бергә болгатабыз. Шул массадан бер стаканын алып калабыз. Калган массага он салып, куе каймак рәвешенә килгәнче, төерләре беткәнче болгатабыз. Шул массага стаканда калган өлешен салып, әйбәтләп болгатып, җылы урынга кабартырга куябыз. Кабаргач, пешерә башлыйбыз. Мин беренче табаны гына майлыйм, аннан коры табада пешерәм. Коймакларны майлап барабыз.
Аннан барысы бергәләп тәмле коймаклар белән чәй эчтеләр.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев