Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Куш-Елгада ифтар мәҗлесләре уза

Изге Рамазан аенда Куш-Елга авылы мәчетендә ифтар мәҗлесләре уза.

Чираттагы ифтар мәҗлесләрен Куш-Елганың хөрмәтле кешесе Ралия Әхмәдуллина сеңлесе Розалия белән - 5 апрельдә, авылның үрнәк, тырыш гаиләләрнең берсе Наис һәм Ләйсирә Миннегуловлар икенче көнне уздырды.

“Ифтарлар бик матур, тыныч, җылы мөгамәләдә үтте. Сөләйман хәзрәт вәгазьләр укыды, Кадер киче турында сөйләде. Кадер  кичәсендә изге гамәлләрнең савабы башка кичәләргә караганда бик күпкә артыграк, диде хәзрәтебез. Шыкмай авылыннан кунак булып килгән Салават  - мөнәҗәт, Фәрит хәзрәт Минһаҗев догалар, бисмиллалар укыды. Кашфил абый бик матур итеп азан әйтте. Авылыбызның мәчетенә беренче тапкыр кунак булып Әхмәт авылыннан  килгән Әмир һәм Гөлфия Сөләймановлар да бик ошатып киттеләр. Җирлегебез башлыгы Дамир Насретдинов та биредә иде.

Телеңне йотарлык тәмле бәлешләр  пешереп килүче Хамия апа белән Розалия апага, чәй янына бик тәмле итеп тортлар пешерүче Фирдәвес апага, Түбән Биш авылыннан Фирдания апага, булышучы кызларга Гүзәлияг Рәсимә, Гөлүсә, Әлфиягә һәм башкаларына бик зур рәхмәт. Миннегуловлар  Чаллы шәәһрендә яшәсәләр дә, атна саен ял көннәрендә авылда булалар. Алар-  3 балага әти-әни, 5 оныкка әби-бабай. Балалары барысы да югары белемлеләр. Ел саен ифтар мәҗлесләре оештырып, Мәүлид кичәларендә катнашалар. Барлык укылган догалар, Ралия белән Розалия апалар, Наис абый белән Ләйсирә апа  теләгән уй-теләкләр кабуллардан булсын”, - ди Гүзәл Гыйльфанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев