Куш-Елгада “Ялчыгол укулары”ның пленар утырышы башланды
«Ялчыгол укулары»ның тәрбияви яктан һәм шәхесләребезне барлау, аларны өйрәнү ягыннан да әһәмияте зур.
Дистәдән артык гыйльми хезмәт авторы Таҗетдин хәзрәтнең иҗатын, бигрәк тә аның безнең төбәктәге яшәешен өйрәнүгә багышланган Ялчыгол укулары инде Зәйдә традицион төс алды.

“Конференциянең быелгысы безнең өчен аеруча әһәмиятле. Ул Россия Президенты, Татарстан Республикасы Рәисе игълан иткән Ватанны яклаучы елы һәм районыбызда игълан ителгән Хәтер һәм дан елы кысаларында уза. Шулай ук бу чарабызны без бөтен дөнья мөселманнары өчен шатлыклы вакыйга - Аллаһ илчесе - Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тууына 1500 ел тулуга багышлап үткәрәбез. Әле менә яңа гына шәүвәл ае узып китте, Мәүлид бәйрәмнәре үткәрелде. Ялчыгол конференциясе ул дини һәм дөньяви белемнәрне берләштерүче чара, аны үткәрү бүгенге вәзгыятебез өчен дә табигый дип әйтәсем килә, чөнки гаилә кыйммәтләре беркайчан да әһәмиятен югалтмый һәм алар әлеге чарада да үзенең чагылышын таба”, - диде Фатыйх хәзрәт Нуруллин чыгышында.

Ялчыгол укуларының тәрбияви яктан һәм шәхесләребезне барлау, аларны өйрәнү ягыннан да әһәмияте зур. Беренчедән, Таҗетдин хәзрәтнең яшәеше һәм иҗатына карата кызыксыну уятабыз, аның турында белемнәребезне киңәйтәбез, икенчедән, районыбыз халкына зур галимнәребез, язучыларыбыз белән очрашу, алар белән якыннан аралашу мөмкинлеге барлыкка килә.
Шушындый олуг шәхеснең моннан өч гасырга якын элек Зәй җирендә яшәве, аның халкына хезмәт итүе - нәсел дәвамчылары өчен генә түгел, барлык зәйлеләр өчен зур горурлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев